ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Әстерхан өлкәсе Губернаторы Александр Жилкин белән очрашты.      

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – өлкә Хөкүмәте Рәисе Рәсүл Солтанов катнашты. 

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов өчен тарихи-архитектура комплексы территориясе буйлап экскурсия оештырылды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты «Цейхгауз» музей-күргәзмә комплексын, Успенья соборын һәм башка объектларны карады. 

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әстерхан шәһәренә килде. 

«Әстерхан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – өлкә Хөкүмәте Рәисе Рәсүл Солтанов каршы алды.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" волейбол клубын Россия чемпионатында җиңү белән котлады. Телеграмма ТР Волейбол федерациясе президенты, "Динамо" ФСО иҗтимагый оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, "Зенит-Казан" волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команда баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективы исеменә җибәрелде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә "Зенит-Казан" һзм "динамо-Казан" волейбол клублары уенчылары белән очрашты.

Әлеге сезон ике клуб өчен дә бик уңышлы тәмамланды. "Зенит" өченче кат рәттән Чемпионнар лигасында җиңде, Россия Кубогын яулады, ә ТР Президентында тантаналы кабул итү алдыннан тагын бер илкүләм чеспионатта җиңде. Казанга кайткач, волейболчыларны тулы составта Казан Кремленә чакырдылар. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чадгы узышлары буенча республика җыелма командасы белән очрашты һәм аларны Татарстан тарихында иң уңышлы сезон белән котлады. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

"Россия һәм халыкара ярышларда Татарстан чаңгычыларының уңышлы чыгышлары белән котлау сүзләре җиткерәсе килә. Чаңгы узышлары бүген - иң популяр спорт төрләренең берсе. Кешеләр әлеге спорт белән шөгыльләнергә теләсеннәр өчен, инфраструктура булдырырга кирәк. Спорт мәктәпләре директорларына һәм тренерларга профессиональ хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә", - дип билгеләде Р.Миңнеханов. 

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам ителәр. 160 мең кв. метрга 4 мең 338 килешү имзаланган. Тагын 534 килешүне имзалау көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “УК “Роснано” ҖЧҖ идарәсе рәисе урынбасары, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды директоры Андрей Свинаренко белән нанотехнологияләр өлкәсендә агымдагы һәм киләчәк проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. 


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Пирамида» КСКда А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 85 еллык юбилее зур концерт программасы белән тәмамланды.  

Бу кичәдә тамашачыларга лазер-шоу һәм югары уку йорты студентлары һәм аны тәмамлаганнар катнашында иҗат программасы тәкъдим ителде.   Таантананың мәртәбәле кунаклары арасында: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты» ФДУП директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың һәм илнең әйдәүче югары уку йортлары ректорлары.

Чүпрәле районы легендар якташы, ике тапкыр Советлар Союзы Социалистик Хезмәт Герое, тугыз тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авиация промышленносты министры Петр Васильевич Дементьевның 110 еллыгын билгеләп үтте. П.В.Дементьевка багышланган тантаналы җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия федераль атом төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУП директоры Валентин Костюков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдәм министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълхматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International