ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2014 елның 7 ноябрь көне торышына 1 млн. 970,8 мең кв. м торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 82,2%. Былтыргы белән чагыштырганда бу 101,2 % тәшкил итә.  Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 


6
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек җитәкчелегендәге Чехия Республикасы делегациясе белән рәсми очрашудан соң белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Татарстанда Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Чехиянең "АЛТА инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станокларын җитештерү ниятләре турындагы меморандумны имзалаганнан соң узды.

Кичә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры белән Чехиянең "АЛТА-Инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станоклары җитештерү турындагы меморандум имзаланды. Документка ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "АЛТА" компаниясе идарә рәисе Владимир Плашил кул куйды. Меморандум Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия сәнәгать министры Ян Младек катнашында имзаланды.

Бүген Татарстан Республикасы белән Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университеты) - МГИМО һәм әлеге уку йортының Халыкара энергетика сәясәте һәм дипломатия институты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка Казан Кремлендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ (У) ректоры, профессор Анатолий Торкуновның Татарстанга эш сәфәре кысаларында кул куелды. Килешү текстына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия  Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ (У) ректоры Анатолий Торкунов, һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ (У)ның Халыкара энергетика сәясәте һәм дипломатия институты директоры Валерий Салыгин имза салды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Калмык Республикасының Беренче президенты Кирсан Илюмжанов 1995 елдан Халыкара шахмат федерациясе президенты, быелның 30 сентябрендә ул яңадан президент итеп сайланды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр Иннополис объектларын төзү белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, подряд һәм проект оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Казандагы Спорт сараеда “Ак Барс” һәм Чехия җыелма командасы ветераннары арасында иптәшләрчә хоккей матчы узды. Матчта танылган хоккейчылар, шул исәптән дөнья чемпионатлары һәм Олимпия уеннарында җиюүчеләр һәм призерлар катнашты. Казанлылар составында бозга команданың капитаны ролендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин чыкты.

Хөрмәтле татарстанлылар! Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын йөрәктән республикабыз өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Конституция көне белән тәбриклим. Без инде егерме ике ел буена Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнар хокукларын нәтиҗәле яклый торган шартларда яшибез һәм эшлибез. Ул икътисадның ныклы нигезе булып тора һәм дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.

Татарстан халкы дәүләт һәм социаль әһәмиятле булган хезмәтләрне электрон ысул белән алуны уңайлырак күрә. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International