Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Комсомольская правда”ның “Нәшрият йорты” ЯАҖнең генераль директоры, баш редакторы Владимир Сунгоркин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, ТР Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин да катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) күзәтү советы утырышында катнашты. Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Уңайлы инвестицион климатны булдыру һәм АСИ ярдәм итүче яңа проектларны үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.
Бүген Казанда “РИТЭК” ААҖ белән “Лукойл” хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни конкурсына нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы белән “Лукойл” компаниясе арасында күптән инде тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан һәм ныгый бара. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Нефть компаниясе “Лукойл” ААҖ президенты Вахит Алекперов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Композит” холдинг компаниясенең проектларын “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә ашыруның барышы хакындагы киңәшмә уздырды. Киңәшмә “Алабуга” МИЗ администрациясе утырышлар залында узды. Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев та катнашты.
“Алабуга” МИЗ территориясендә композит материаллар һәм әйберләр җитештерү буенча кластер булдыру мәсьәләләре буенча нотык белән “Композит” холдинг компаниясе генераль директоры Леонид Меламед чыгыш ясады. Аерым алганда, ул “Алабуга” МИЗ территориясендә “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ заводын төзүнең барышы хакында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “3М Волга” җитештерү комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Әлеге чара “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев, “3М Россия” ЯАҖ генераль директоры Тимоти Аллен Кениг катнашты.
Бүген Чаллыда җәмәгать судьяларының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев һәм башкалар катнашты. Татарстан Президенты Чаллы шәһәр судының рәисе Ринат Гәйфетдиновка яңа бинаның ачкычын тапшырды. Шуннан Рөстәм Миңнехановка бинада кыска гына экскурсия үткәрделәр.
"Динамо-Казан" командасын 2013 елгы туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Җиңүчеләрне котлау Казан Кремленең тантаналар залында узды, чарада ТР буенча ЭЭМ Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты. Без "Динамо-Казан" командасының туплы хоккей буенча Россия Кубогында җиңүенә чын күңелдән шат, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу бик күңелле вакыйга, бүген бөтен командаларның да шундый югары дәрәҗәдәге казанышлары юк. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мондый җиңүләргә ирешер өчен бөтен команда, тренерлар соствы, шулай ук клубның җитәкчелеге һәм иганәчеләре тырышып эшләргә тиеш.