ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2012 ел
шимбә
ТР Президенты видеоконференцияләрнең берсендә ФАПлар төзелеше программасы һәм башка проблемалы мәсьләләрне хәл итү артта калуны тәнкыйтьләгәннән соң җитешсезлекләр бетерелде. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше мәсьәләләре буенча узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында оештырылган ярминкәдә булды. Ул ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында сәүдә барышын, ТР ның Арча, Теләче, Саба һәм Балык Бистәсе районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр алып килгән тауарларны карады.

14
сентябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсенә эш сәфәре кысаларында медицина технопаркы – инновацион медицина-технология үзәгендә булды. Республика башлыгы белән технопаркны ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко карады.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевоя компания” ААҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирскига эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге активистлары белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе, РФ субъектлары үзара тәҗрибә алмашсын һәм кызыксынуларын бергәләп алга җибәрсен өчен, нәтиҗәле оешма булып тора. Шундый фикерне бүген Новосибирскида “Интерра-2012” халыкара инновацион форумында (аны оештыручыларның берсе - АИРР) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Новосибирскида “Интерра-2012” IV халыкара инновацион форумы башланды. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР делегациясе катнаша. Быел форум тормыш өчен инновацияләр темасына багышланган. Форумда катнашучылар, эскпертлар һәм кунакларның игътибар үзәгендә - тормыш сыйфатын яхшырту өчен, яңа эшләнмәләр һәм идеяләр.

13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирскига эш сәфәре белән килде. Республика башлыгын “Толмачево” аэропортында Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко каршы алды.
Республика икътисадын тәшкил итүче төп өлкәләрнең берсе булып, элеккечә агросәнәгать комплексы кала. Безнең өчен барлык юнәлешләр дә мөһим – эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлык хуҗалыклары һәм халыкның шәхси йорт хуҗалыклары үсеше дә күз уңында. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасында билгеләп узды.
Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелегенең алдагы үсешенә, углеводород чималының максималь эшкәртелүенә юнәлтелгән эре масштаблы проектларны гамәлгә ашыру этәргеч булачак. Бу “ТАНЕКО”, “Аммоний” проектлары, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ дә этилен җитештерү куәтлелеге 1 миллион тонна булган завод төзелеше һәм “ТАИФ-НК” ААҖ авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексы проектлары. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышында ТР Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International