ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Тарихи-мәдәни мирас елында матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен саклап калу өчен шактый эшләр башкарылды. Яңа музей комплекслары һәм яңадан торгызылган объектлар мөһим мәдәни һәм мәгариф үзәкләренә әверелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасында шул хакта билгеләп узды.

12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең “Уку-методик үзәге” Дәүләт автоном федераль учреждениесе ачылды. Бу тантанада Монополиягә каршы федераль хезмәтнең җитәкчесе Игорь Артемьев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген ТР башкаласында “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР экология һәм табигать ресруслары министры Артем Сидоров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстанда чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкиллеге белән эшләү буенча Координацион совет барлыкка килергә мөмкин. Бүген бу хакта чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкилләре белән киңәшмәдә сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Билгеле булганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, агымдагы елның апрель аенда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә ул шактый популяр, түбәндәге саннар шуны раслый. Биш айга якын вакыт эчендә “Халык контроле” системасы аша 3 меңгә якын заявка теркәлгән, 2999 мөрәҗәгатькә 48 мең кеше теләктәшлек белдерергә өлгергән.
Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт (ФАС) җитәкчесе Игорь Артемьев килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Түбән Камада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре термопласт-автоматны – полимерларны эшкәртү буенча яңа линияне эшләтеп җибәрде. "Ай Пласт" заводының яңа линиясендә каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар эшләп чыгарылачак.

 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов режиссер, сценарист, Россиянең халык артисты Андрей Кончаловский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Татарстан ягыннан анда шулай ук ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин да катнашты.


10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага эш сәфәре кысаларында Украина Премьер-министры Николай Азаров белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясенең башка әгъзалары – ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Васил Каюмов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинада эш сәфәрендә. Республика башлыгы Киевта “Антонов” дәүләт предприятиесенең очыртып сынау базасында, шулай ук Украинаның әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International