ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2012 ел
дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстанның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зиядулла Пулатходжаев белән очрашты. Яклар мәдәният, фән, икътисад, социаль өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек хакында фикерләште.
Татарстан нефтьчеләре дә, бөтен республика кебек, Краснодар краенда булган фаҗигагә битараф калмаячак. Бу хакта, Карабаш бистәсендә “нефть саммиты” катнашучылары фаҗигадә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тын торганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

8
июль, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөтәм Миңнеханов "Сәләт" Халыкара яшьләр форумында катнашты, ул ТР Алексеевски районының Биләр тыюлыгы территориясендә үтә. Быел фестиваль 16 нчы тапкыр уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “Сәләт” балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗатының XV Республика фестиваль-конкурсында 2011 елның 10 июленнән биргән №ПР-123 йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып, 10 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында һәм Биләр тыюлыгында 3000 кеше катнашында “Сәләт” Халыкара яшьләр уку-укыту форумы үтә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның муниципаль берәмлекләре башлыкларына федераль закон кысаларында, аларда эшләүче кешеләрнең иң аз югалтулары булсын өчен, базарлар эшен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

7
июль, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының Яшьләр моделен уздыру кысаларында "Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында"гы 1972 елгы Конвенцияне куллану механизмнарын яхшырту, Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын үстерүдә һәм танытуда яшьләрнең катнашуы турындагы мәсьәләләр буенча дискуссия булды.
Татарстан һәм Башкортстанның милли татар һәм башкорт бәйрәмнәрен бергә уздыруы уңышлы күренеш булып тора, һәм ТР җитәкчелеге аны алга таба да дәвам итәргә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсендә үткән III Бөтенроссия авыл Сабантуенда белдерде.
Бүген Казанга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитететы әгъза-дәүләтләренең рәсми вәкилләре - 2012 елда 24 июннән 6 июльгә кадәр Санкт-Петербургта үткән Комитетның 36 нчы сессиясе катнашучылары килде.

6
июль, 2012 ел
җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы берләшмәләрен югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә стимуллаштыру турындагы идеясен хуплады. Бу мәсьәлә бигрәк тә Россиянең Бөтендөня сәүдә оешмасына кергәндә, үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен көндәшлелеккә ия итү буларак бигрәк тә актуаль. Бу проблема бүген Актаныш муниципаль районында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсе кысаларында оештырылган агросәнгать күргәзмәсен караганда кузгатылды.
Бүген Казанда Шәһәрләрнең Евразия форумы ачылды. Әлеге халыкара чараны - Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Евразия бүлеге белән Казан шәһәре мэриясе оештырган.

5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының мәдәният һәм туристлык министры Эртугрулом Гюнай белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International