ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Гарәб илләре, аерым алганда, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре инвестицияләрен җәлеп итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәб Әмирлекләре тышкы сәүдә министры Шейха Любна бинт Халид аль Касими белән очрашуда белдерде. Очрашу Дубай AIM 2012 инвестиция форумы кысаларында узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестиция форумында “Emirates Airlines” авиакомпаниясе президенты Шейх Ахмед бин Саид Аль Мактум белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Республиканың инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестия форумында катнаша. Республика башлыгы форумны ачу тантанасында катнашты һәм Татарстан стендын ачты.  Форумны ачу тантанасында Дубай эмираты Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Шейх Мактум бин Мохаммад бин Рашид Аль Мактум катнашты. Берләшкән Гарәб Әмирлекләре тышкы сәүдә министры Шейха Любна бинт Халид аль Касими форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Берләшкән Гарәб Әмирлекләре 5 елда млрд. доллар инвестиция җәлеп итте дип белдерде. Шуңа күрә, министр фикеренә караганда, Дубай инвестиция форумы чит илләр вәкилләрен җәлеп итә.

29
апрель, 2012 ел
якшәмбе

Кытай һәм Россия – бөек икътисадлар. Ә хезмәттәшлек дәрәҗәсе әлегә икътисади үсеш югарылыгыннан калыша. Бу турыда бүген Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ли Кэцян Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында барган төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында белдерде. Аның эшендә, шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округына кергән 6 төбәк, тагын Кытайның Шаньдун, Хубэй, Хунань һ.б. провинцияләре башлыклары катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген республика Хөкүмәте йортында Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенең партком секретаре Цзян Икан белән очрашты. Искәртеп үтик: Россия Федерациясенә булган ике көнлек (29 һәм 30 апрель) эш сәфәре кысаларында Казанга килгән Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ли Кэцян җитәкчелегендәге делегация составында Шаньдун провинциясе вәкилләре дә бар.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбануглы Бирдемөхәммәдов белән очрашты. ТР Президенты Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнаша. Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Корбануглы Бирдемөхәммәдов төрекмән атына багышланган бәйрәмдә катнашты. Тантана Ашхабад ат комплексында узды.

Кытай Дәүләт Советы вице-премьеры Ли әфәнде Кэцян берничә минут элек Казанга килде. Ли Кэцян җитәкчелегендәге 130 кешедән торган Кытай делегациясен “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры вазифаларын башкаручы Иршат Минкин һ.б рәсми затлар каршы алды. Традиция буенча, очкыч баскычыннан төшү белән, зур кунаклар татар чәкчәген татып карады. Ли Кэцян ТР Хөкүмәте башлыгына, шулай җылы каршылаган өчен, рәхмәт белдерде.


28
апрель, 2012 ел
шимбә

Татарстан Президенты Төрекмәнстан җитәкчелеге һәм Русия Федерациясе җитәкчелегенә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен оештырырырга ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан мәдәният көннәре Төрекмәнстанда 2012 елның 25028 апрелендә Ашхабадта узды. Бүген Төрекмәнстанның милли-мәдәни үзәгендә Татарстан һәм Төрекмәнстан сәнгать осталарының йомгаклау концерты узды.

Дәүләт хакимиятләре органнары эшенә халык бәясе Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормыш итү сыйфатын һәм эшчәнлеге нәтиҗәсен бәяләү буенча дәүләт йөкләмәсен башкаруга төп күрсәткеч булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International