ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2012 ел
сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “ЭНИКС” предприятиесендә булып, аның эшчәнлеге, пилотсыз очу аппаратлары комплексын җитештерү буенча яңа эшләнмәләре белән танышты.
Бүген Татарстан Президенты “Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты” – Инновацион-технология үзәге”ндә булды. Рөстәм Миңнеханов “Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты” территориясендә эшләнгән һәм җитештерелгән продукция үрнәкләре урын алган күргәзмә белән танышты, “Высота” ҖЧҖ цехында һәм “ЭлеПС” ҖЧҖндә булды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә ГЛОНАСС системасын файдаланып навигация-мәгълүмат системаларын куллынылышка кертү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Мәскәүдән төбәкләр белән видеоэлемтә ярдәмендә оештырылган киңәшмә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Владислав Сурков рәислегендә узды.
Бүген Казан Кремлендә республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Кремльнең Ак залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак.
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы фәнни һәм белем бирү өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Президенты киңәшчесе, Иран Президентының Инновацион һәм технологик хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Хәмидреза Амириния белән очрашуында сүз әнә шул хакта барды.

16
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
Кытайның Haier концернын суыткыч техникасының яңа производствосын төзү яки гамәлдәгесен модернизацияләү өлкәсендә “ПОЗИС” ААҖ белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Уртак проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиковның Кытай компаниясе делегациясе белән очрашуы вакытында каралды. Очрашуда Haier Russia компаниясе генераль директоры, Россия базарын үстерү департаменты җитәкчесе, БДБ илләренең Россия базарында глобаль проектлары кураторы Сунь Чженьхуа, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “ПОЗИС” җәмгыятенең генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада сәнәгать һәм инновация кластеры эше хакында РФ Президенты Дмитрий Медведевка белдерде.

 Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Максим Дулинов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.


13
апрель, 2012 ел
җомга
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ГАЗ” ААҖ Директорлар советы рәисе Зигфрид Вольф белән очрашты. Зигфрид Вольф җитәкчелегендәге “ГАЗ” җәмгыяте вәкилләрен сәламләп, Татарстан Президенты элегрәк Тольяттида - Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында автомобиль тармагын үстерүгә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә очрашуларны искә төшереп үтте. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, автопром проблемалары бүген автомобиль төзелеше белән шөгыльләнүче барлык илләр өчен актуаль. “Тольяттида күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе Россия автомобиль сәнәгате өчен гаять әһәмиятле”, -дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International