ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2011 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре белән Татарстанның Апас районында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Апас районына сәфәр кыла. Эш сәфәре кысаларында Татарстан башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына атап төзелгән торак йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Барлыгы 18 ветеран өй туйларын билгеләп үтә.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап Палатасы Аппараты җитәкчесе Сергей Шахрай белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР Хисап Палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР яшьләре эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов катнашты.


3
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты тышкы элемтәләр бүлеге рәисе Митрополит Волокаламский Иларион белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республика раойннарына эшлекле сәфәр кылды. Шулай ук Алексеевски районында да булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Унберенче арбитраж апелляция суды рәисе Александр Ефанов белән очрашты.

“Балык Бистәсе районы үсешендә динамика ачык чагыла. Яңа юллар салына, объектлар төзелә. Район үзәге дә күзгә күренеп үзгәрә бара: заманча спорт объектлары һ.б. сафка баса. Бу уңышларда җирле хакимиятнең роле зур”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашуны шундый мактау сүзләреннән башлады. Очрашу район Мәдәният йортында узды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ветеринар табибларга ашыгыч ветеринария ярдәме автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.

Тантаналы чара Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды.

Һәрбер район дәүләт ветеринария берләшмәсе икешәр ВАЗ-21213 "Нива" машинасын алды. Исегезгә төшерәбез: республикада 43 ветеринария берләшмәсе эшли.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре барышында “Балык Бистәсе” авыл хуҗалыгы кооперативы базасы эшчәнлеге белән танышты. Республика башлыгы иң элек биредәге казылык җитештерү цехында булды, ул әлегә ат итеннән казылык җитештерүче райондагы бердәнбер цех. Бу эшкә алынганчы казылык ясау технологияләре серләрен Түбән Новгород өлкәсеннән, Чуашстан Республикасыннан, шулай ук республиканың казылык җитештерүче хуҗалыкларыннан өйрәнгәннәр. Цехны чимал белән, нигездә, районның фермер хуҗалыклары тәэмин итә. Бүгенге көндә биредә Мәскәүгә җибәрү өчен заказ эшлиләр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында булды. Биредә республика башлыгы яңа сафка баскан авыл Мәдәният йортын ачты. Мәдәният йорты ачылышында шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International