ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2010 ел
җомга
Бүген Хөкүмәт Йортында 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасын оештыру комитеты, “2013 елгы Казан шәһәрендәге XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы һәм “Мегафон” компаниясе арасында Ниятләр турында килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Премьер-министры – 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты рәисе Рөстәм Миңнеханов, 2013 елгы Универсиада башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм “Мегафон” ААҖ генераль директоры Сергей Солдатенков кул куйдылар.
Муниципалитетларга каты көнкүреш калдыкларын (ТБО) җыю һәм утилизацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Ул Татарстандагы берничә шәһәрнең ТБО утилизацияләү өчен үз инфраструктурасы булмавын констатацияләде. Мөгаен, әлеге мәсьәләдә аларга республика ягыннан ярдәм кирәк, дип фикер йөртте Рөстәм Миңнеханов. Ләкин муниципалитетлар үзләре дә әлеге мәсьәләне чишү турында кайгыртырга тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Европа укчылар конфедерациясе делегаты Петрос Куритис һәм Россия Укчылар союзы башкарма директоры А.В.Лещикова белән очрашты.
Сүз Казанда Стендка атулар буенча Европа чемпионатын әзерләү һәм үткәрү (2010 елның 25 нче июне - 4 нче июле) турында барды.
Бүген Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең (УФСИН) коллегия утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов азатлыктан мәхрүм итү урыннарында булган кешеләргә карата игътибарлырак булырга чакырды.
Коллегиядә 2009 елның нәтиҗәләре ясалды һәм киләсе елга бурычлар каралды.

21
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Авиаприборлар төзелеше концерны” ААҖ генераль директоры Андрей Тюлин, “Аэрокосмик җиһазлар” корпорациясе” ААҖ генераль директоры Юрий Заплаткин һәм әлеге концерн милектәше Сергей Бодрунов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Россия һәм дөнья: яңа унъеллык ташлаган чакырулар” халыкара конференциясендә катнаша.
Конференция Россия Федерациясе каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе бинасында уза.
Конференциянең максаты булып социаль-икътисади сәясәт приоритетларын ачыклау һәм 2010 нчы елларда аларны гамәли тормышка ашыру әсбапларын булдыру тора.
19 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Б.П.Павлов “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең Федераль һәм региональ органнар белән үзара хезмәттәшлек итү департаменты директоры Дмитрий Криницкий белән бергә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан арасында Нанотехнологияләр һәм наноидустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүне тормышка ашыру буенча Координацион советның булачак киңәйтелгән утырышын әзерләү буенча киңәшмә үткәрде.
Шул ук көнне алар Казан шәһәренең наноиндустрия сферасында проектлар төзүне һәм тормышка ашыруны башкара торган берничә предприятиесендә һәм оешмасында булдылар.

20
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген без яшәү сыйфатының яшәеш мохитеннән ничек бәйле икәнен күрәбез, һәм урман тармагы әлеге мәсьәләдә зур роль уйный. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Коллегия эшендә Рослесхоз бюджет-финанс идарәсе башлыгы Николай Петрунин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының 30 урманчылыгы вәкилләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Рослесхоз бюджет-финанс идарәсе башлыгы Николай Петрунин “УАЗ” тулы приводлы автомобильләрен тапшырдылар.
Тапшыру тантанасы “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды.
Татарстан Республикасы Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге инвестицион проектын тормышка ашыру белән кызыксына. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә эшендә Россия транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International