ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Кичә, 11 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ачык акционерлык җәмгыятендә авиация сәнәгате өчен наноматериаллар һәм нанокомпозитлар нигезендә деталь һәм компонентлар җитештерү технопаркын төзү инициативасы белән чыкты. Бу турыда ул Казанда узган “Дисциплинаара катлаулы системаларны модельләштерү һәм динамикалаштыру проблемалары” халыкара семинары сессиясендә әйтте.

11
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Бүген Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге паркта (ИТ-парк) булды.
Шуны искәртик: Калуга өлкәсенең губернатор Анатолий Артамонов җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан башкаласы Казанга эш визиты белән килгән иде (10 нчы – 11 нче ноябрь).
Кунакларны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
2009 елның тугыз аенда Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләренең саны 3,7 процентка кимегән. Бүген Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе – хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров әйтте.
Комиссия утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Рус Макылы авылындагы (Югары Ослан районы) терлекчелек комплексында булдылар.
Шуны искәртик: Калуга өлкәсенең Анатолий Артамонов җитәкчелегендәге делегациясе эш визиты белән Татарстан башкаласы Казанда (10 нчы – 11 нче ноябрьдә).

10
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Кытайның кайбер компания вәкилләре белән очрашты.
Шуны искәртик: Кытай делегациясе Татарстан башкаласы Казанга эш визиты белән килгән. Рәсми программа чикләрендә очрашулар, эшлекле сөйләшүләр һ.б. планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы вәкилләренең Саксония Ирекле дәүләтенә эшлекле сәфәре турында сөйләде. 2009 елның 2 нче – 5 нче ноябрендә узган бу сәфәр кысаларында кайбер беркетмә килешүләренә кул куелды.
Равил Зарипов әлеге визитның 2006 елда Татарстан Республикасы һәм Саксония дәүләте арасында имзаланган коммюнике (шуннан соң 2007 елның маенда икеяклы эш төркеме төзелә) кысаларында ясалуын билгеләп үтте.

9
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллыда, “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә.
Бүген бу предприятиегә эш визиты белән Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. Аны Россия Федерациясе икътисади үсеш министрының урынбасары Александра Левицкая, “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм аның урынбасары Игорь Завьялов, “Внешэкономбанк” (ВЭБ) ның идарә рәисе Владимир Дмитриев озатып йөрде.

7
ноябрь, 2009 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикаы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов 2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәр наноиндустрия үсешенең комплекслы программасы кысаларында наноиндустрия проектларын кулланышка кертү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстан бизнесы вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә катнашты. Чарада Татарстанның 80 нән артык сәнәгать предприятиесе, банклар, әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләре җитәкчеләре катнаштылар.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча йортлар төзүне үз контроленә алган. Бүген республиканың хөкүмәт башлыгы Казандагы төзелеш мәйданчыкларында булып чыкты, төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Әлеге сәфәрдә Р.Миңнехановны республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин озатып йөрде.

5
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кувейт вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Рубин” футбол командасының баш тренеры Корбан Бердыев, Кувейт ягыннан – Кувейт Принцы вәкиле Хамад әфәнде Әл-Сенан, финанслар министрының урынбасары, салым хезмәте директоры Абдулла әфәнде Әл-Шехаб катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International