ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Пермь краеның хөкүмәт рәисе Валерий Сухих җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты. Күрше төбәк делегациясенең республикабызга килү максаты – Татарстанның заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышу.

3
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен!” Бөтенроссия форумына әзерлек мәсьәләсенә багышланган брифинг булды. Әлеге форум Европа сыйфат атналыгы кысаларында 18 нче – 20 нче ноябрьдә Казанда узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, “Татарстан Тест” федераль дәүләт учреждениесе директоры Валерий Гогин катнашты.

2
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремленең тантаналар залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев илебезнең танылган гражданнарына дәүләт бүләкләре бирде. Бүләкләнүчеләр арасында – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов. Ул IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Шуны искәртик: бүләкләү турындагы Указга 2009 елның 11 нче октябрендә кул куелган (Россия Федерациясе Президентының 2009 ел, 11 нче октябрь, 1144 нче номерлы Указы).
2009 елның 18 нче – 20 нче ноябрендә Казанда Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен!” Бөтенроссия сыйфат форумы узачак. Бүген форумны оештыру комитеты утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов хәбәр итте.
Утырышта Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев катнашты.
28 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге делегация Түбән Новгородта узган “Бердәм Россия” XIV халыкара фәнни-сәнәгый форумында катнашты.
Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министрының урынбасары Наил Гобәев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменко, “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләт оешмасы директорының урынбасары Руслан Габидуллин, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ проректоры Сергей Михайлов, республикабыздагы предприятие һәм оешмалар белгечләре катнашты.

28
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
“Финанс кризисы шартларында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” Форумы кысаларында “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы” (Внешэкономбанк), KfW IPEX-Bank GmbH (KfW) алман банклар төркеме һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйды.

27
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
Халыкара хоккей федерациясе рәисе Леонардо Негре фикеренчә, Россиядә Татарстанның чирәмдәге хоккейны үстерү өлкәсендәге эш үрнәгенә тиңнәр юк. Ул бу турыда “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия халыкара спорт форумы кысаларында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов белән оештырылган очрашуда әйтте.
Форум 22 нче – 24 нче октябрьдә Казанда узды.

26
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
2012 елда яшьләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәрелергә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев әйтте.
Марат Бариев сүзләренә караганда, бу мәсьәлә хакында “Россия – спорт державасы” I спорт форумы кысаларында (22 нче – 24 нче октябрьдә Казанда узды) фикер алышканнар.

24
октябрь, 2009 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Красноярск крае губернаторының беренче урынбасары - Красноярск краеның хөкүмәт рәисе Әдхәм Акбулатов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International