Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Филипп әфәнде Макдона (Philip McDonagh) белән очрашты.
Визит танышу характерында иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Утырыш барышында химаячеләр советы әгъзалары кайбер тәкъдимнәрне карадылар һәм хупладылар, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының агымдагы эше турында докладлар тыңладылар.
2009 елның 10 аенда Татарстан Республикасында 1 млн 644 мең кв метр торак төзелгән, бу еллык йөкләмәнең 82,2 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында торак төзү мәсьәләсенә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан предприятие һәм оешмаларының үз хезмәткәрләренә 200 млн сумнан артык бурычы бар. Бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында бу турыда Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов әйтте. Утырыш видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.