ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2009 ел
сишәмбе
2008 елда Татарстан Республикасы бюджетына предприятиеләрдән – милекнең дәүләти өлешенә ия булган акционерлык җәмгыятьләреннән дивидендлар (шул исәптән 2008 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча “Связьинвестнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятеннән бүлеп бирелгән дивидендлар) рәвешендә якынча 940 млн. 760 мең сум кергән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов әйтте.
2008 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләр – акционерлык җәмгыятьләре акционерларының еллык җыелышларын үткәрү йомгаклары брифинг темасы булды.

6
июль, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Lotus Energji (“Лотус Энерджи”) Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашты. Анда үзара файдалы проектлар төзү мөмкинлеге турында сүз барды.
Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Lotus Energji компаниясенең бик күп кызыклы проектларны тормышка ашыра алачакларын әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы нефть чыгару компанияләре җитәкчеләренең еллык киңәшмәсендә (“нефть саммиты”) катнашты.
Киңәшмә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, гадәттәгечә, республиканың Алабуга муниципаль районында узды. Анда нефть компанияләренең 2009 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә нәтиҗә ясалды.
Җомга, 3 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү буенча ведомствоара эш төркеме утырышын үткәрде. Анда 2009 елның I яртыеллыгында “Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү” комплекслы проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясалды һәм II яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.
Белградтагы 25 нче җәйге Универсиада кысаларында төрле юнәлештә эшләгән Татарстан Республикасы волонтерларының иң яхшылары сәфәр нәтиҗәләре буенча бүләкләнәчәк. Сербиягә визиты барышында (2009 елның 1 нче – 2 нче июле) бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.

3
июль, 2009 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасындагы Федераль салым хезмәте идарәсенең хезмәт коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы приказы белән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Марат Сафиуллин билгеләнде.

2
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Алабуга районында автомобиль утыргычларын җитештерү буенча “Дэйвон Соллерс Елабуга” уртак предприятиесен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Дэйвон” компаниясе президенты Йол-Гак-Сунн катнашты.
Кичә, 1 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Сербия башкаласы Белградта 25 нче җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын (Универсиада) ачу тантанасында булды.
Әлеге чара Мәскәү вакыты белән 22.00 дә башланды.
Кичә, 1 нче июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елгы җәйге Бөтендөнья студентлар уеннары башкаласы Белградтагы Универсиада авылын карап чыкты. Аны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин һәм башкалар озатып йөрде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Универсиада-2009 авылы территориясен карап чыкты, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм яшәү шартлары, спортчыларның тренировкалар базасы белән танышты.

1
июль, 2009 ел
чәршәмбе
Бүген Белградта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Джордж Киллиан белән очрашты.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Джордж Киллиан 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International