Татарстан Республикасында түләргә сәләтсез һәм зыян китерә торган предприятиеләр эшчәнлеген бәяләү һәм аларның вакытыннан алда бөлгенлеккә төшүен кисәтү комиссиясе төзеләчәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә комиссия составына кайсы структураларның вәкилләре керәчәге һәм бөлгенлеккә төшүне кисәтү процедураларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру турында сүз барды. Аны Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Кичә, 8 нче июльдә, Иран Ислам Республикасы Илчелегендә (Мәскәү) Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Реза әфәнде Саджади белән очрашты.
Очрашуда Иран һәм Татарстан дәүләт структуралары, фәнни һәм бизнес-ширкәтләренең озак вакытлы партнерлык нигезендә нанотехнологияләрне бергәләп үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Microsoft ның Россиядәге җитәкчесе Николай Прянишников Татарстан Хөкүмәте һәм Microsoft компаниясенең хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, сүз республика өчен өстенлекле булган кайбер ИТ-проектларны гамәлгә ашыру, 2013 елда Казанда Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын үткәрүгә әзерләнү турында барды.