Март аенда Татарстан Республикасында якынча 211,4 мең кв. метр торак төзелгән, шуның 130 мең кв. метры – Казанда. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 2009 елның I кварталына алынган нәтиҗәләргә караганда, республикада барлыгы 660 мең кв. метр торак төзелгән, ләкин аның шактый зур өлеше – узган ел резервыннан, шуңа күрә безнең алда 2009 елда төзелешне план нигезендә җәелдерү буенча җитди эш тора.
Rockwool International компаниясе Татарстан Республикасындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә яңа завод төзергә нияте барлыгын раслады. Бүген иртән Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында бу турыда Rockwool президенты Элко ван Хил әйтте.