ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасында “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗә ясадылар. Чара Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Җиңүчеләргә күкрәккә тага торган билгеләр һәм конкурс дипломнарын Татарстан Республикасы Премьер-министры – конкурс комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

28
декабрь, 2008 ел
якшәмбе
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 27 нче декабрьдә Лаеш районының Столбище авылында урнашкан “ИНВЭНТ” технополисы үсеше белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеев озатып йөрде.

27
декабрь, 2008 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның бишенче утырышында Татарстан Республикасында эре челтәрле ваклап сату компанияләренең эшчәнлеге турында сүз барды.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә 25 эре челтәрле сәүдә операторы бар, шуларның 12 се азык-төлек товарлары сату белән шөгыльләнә.

26
декабрь, 2008 ел
җомга
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында предприятиеләрнең 5811 хезмәткәргә эш хакын түләү буенча бурычы бар. Соңгы 10 көндә хезмәткәрләргә гомуми бурыч суммасы 62,8 млн. сумга киметелгән һәм 68 млн. сум тәшкил иткән. Бу турыда бүген тормыш сыйфатын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомстводан тыш комиссия утырышында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Татарстанстат) территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр итте.
2009 елда Татарстан Республикасы “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга күчәргә планлаштыра.
Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, киләсе елда капремонт программасы составына лифтлар алыштыру белән бәйле күпфатирлы йортлар күбрәк кертелгән, шулай ук йортларны энергия ресурсларын исәпкә алу приборлары белән тулысынча тәэмин итүгә бәйле эшләр башкару да күздә тотыла.
Федераль үзәк мөмкинлек бирүгә карамастан, Татарстан Республикасы 2009 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасының республика тарафыннан финанслану күләмен киметергә җыенмый. Бу турыда бүген Казанда Торак-коммуналь хуҗалыкка ярдәм итү фонды дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин катнашында “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” 185 нче номерлы федераль законны тормышка ашыру һәм Татарстан Республикасында торак тапшыру мәсьәләләре буенча узган киңәйтелгән киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хәбәр итте.

25
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе әгъзалары 11 ай дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗә ясады. Утырышны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров үткәрде. Чара Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде, һәм анда урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау комиссиясе җитәкчеләре катнашты. Татарстанда “2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” федераль максатчан программасының үтәлеше турында төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.
2012 елга Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар санын, 2004 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр, ә зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләренең санын 10 % ка кадәр киметү планлаштырыла. “2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе алдына шундый бурыч куелган. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

24
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Роскосмосның вәкаләтле вәкиле – “РЕКОД” фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ нең генераль директоры Вячеслав Безбородов космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Фәрит Шаһидуллин, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров катнашты.
Материаль-техник базаны ныгыту, кадрлар составы белән эшләү һәм мәгълүмати технологияләрне кертү – бу факторларның барысы да Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәтенә нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге бирде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International