Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре урып-җыю вакытында ягулык өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә 880 млн. сум күләмендә акча алачак. Бүгенге көнгә бу суммадан 150 млн. сум алынган инде, калган акчалар августның беренче яртысында киләчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узган брифингта игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтеп үтте.
2008 елда Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. тонна тәшкил итәчәк дип көтелә. Республика буенча уртача уңдырышлылык бүгенгә гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты брифингында игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ягыннан – Марат Сафиуллин, “Турк Капитал Холдинг” ягыннан компаниянең башкаручы директоры Фәваз К. Әл-Исса (Fawaz K. Al-Issa) кул куйды. Кул кую церемониясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның сүзләренә караганда, килешү республика белән “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек турында алдан сөйләшенгән нәрсәләрне тормышка ашыруда беренче адым булды.