2007 елда Татарстан Республикасында гомуми үлүчеләр саны 1000 кешегә 13 кеше туры килә. Бу соңгы 8 ел эчендә иң түбән күрсәткеч булып тора. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Фаразлауларга караганда, быел Татарстан Республикасы вузларына абитуриентлар тиешле санда алып җиткерелмәскә дә мөмкин. Моның турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов адресына Студентлар спорты Халыкара федерациясе (FISU – Federation International Sport University) исеменнән Рәхмәт хаты килде.
Кичә Россия Федерациясендәге Көньяк Корея бизнес даирәләре вәкилләренең визиты кысаларында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Борис Павловның “J Corporation” компаниясе президенты И Джун Ён әфәнде белән очрашуы булды.
Бүген тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов журналистларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең АКШка (Колорадо штаты) эшлекле визитының нәтиҗәләре турында сөйләде.