Татарстанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча производствода имгәнүләр гомумроссия нәтиҗәләреннән 30%ка кимрәк. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.
Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектлар карау буенча “Иннополис” МИЗ ның 11 нче экспертлар советы утырышы узды.
Анда 10 компаниянең проектлары тәкъдим ителде.
ТР Хөкүмәте йортында бүген Казанда 28-20 июльдә булачак “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” XII Халыкара икътисади форумына багышланган брифинг узды.
Форумның спикеры - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин керәшен мәдәниятенең традицион фестивале – Питрауда катнашты. Бәйрәм Мамадыш районының Җөри авылында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” халыкара икътисади саммитына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстанда 2020 ел белән чагыштырганда БДИ нәтиҗәләре йөз балл булучылар саны 17 гә арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Бүген “Зөя калкулыклары” спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент академиясенең (РАНХиГС) IX халыкара җәйге кампусы ачылды.
Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының социаль әһәмиятле объектларын Интернет челтәренә тоташтыру турында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлаштыру, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында кайбер хуҗалыклар көзге бөртекле культураларны урып-җыюга инде ныклап керешкәннәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында быел төзелеш өлкәсендә 6,9 млрд. сумлык 19 программа гамәлгә ашырыла. Программа мең ярымнан артык объектны үз эченә ала. Аларны үтәү күләме 60% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.