Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы - республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды.
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән бергә гражданнарны кабул итте. Кабул итү видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Машина төзелеше көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, профсоюзлар бүген – республикада иң күп санлы һәм абруйлы җәмәгать оешмаларының берсе.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Халыкара Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумы ябылышында катнашты. Форум видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Чаллыда дүртенче чакырылыш шәһәр советы сессиясе узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – шәһәр мэрын сайлау иде. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чаллы мэры итеп Наил Мәһдиев сайланды. Аның кандидатурасын 32 депутат хуплады.
“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты турында Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
Бүген Казанда Татарстан территориясендә газ белән тәэмин итү өлкәсендә көйләү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары турында килешү имзаланды.
Имзалау ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда URBANGAMES Бөтенроссия урам уеннарын ачу тантанасында катнашты.
Ярышлар бүген һәм иртәгә “Урам” экстрим-паркында уза.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе коллективы белән очрашты.
Бу чара Казанда югары уку йорты бинасында узды. Очрашуда шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин, Татарстан спорт министры вазифаларын башкаручы Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.