Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Яшел Үзән шәһәре һәм районы Советларының уртак утырышында катнашты.
Утырыш Яшел Үзән районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Төп максаты – Яшел Үзән муниципаль районы һәм Яшел Үзән шәһәр Советлары утырышында катнашу иде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырды.
Бүген Татарстанга эшлекле очрашуга Төрекмәнстан сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры Сердар Бердымөхәммәдов килде.
“Казан” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Татарстарн Республикасы муниципаль районнарында муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендасы өчен бурычлар мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бурычларны киметү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны котлады.
15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.
Татарстанда эшче халыкның 30%ы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Зәй районында булды.
Төп максаты – Зәй районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин көннең икенче яртысында Бөгелмә районында булды.
Төп максаты – Бөгелмә районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Лениногорск районында булды.
Ул анда Лениногорск политехника көллияте эшчәнлеге белән танышты, “Остаханәләрне WorldSkills халыкара стандартларга туры китереп җиһазлау” федераль гранты хисабына җиһазландырылган остаханәләрне карады.