“Безнең ишегалды” программасы буенча ТР халкыннан тәкъдимнәр кабул итү өчен сайт һәм колл-үзәк булдырачаклар. Бу хакта брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.
Татарстан компанияләре “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесенең кулланылуын раслый торган сертификатлар алды. Документларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Казанда ТР Премьер-министры кубогына янгын-коткару спорты буенча XVI Бөтенроссия ярышлары ачылышы узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР гражданнар оборонасы гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау, техника торышын күзәтчелек итү эше турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән виеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Торак төзү программалары буенча 31 гыйнвар көненә республикада 207,2 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планнан 7 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән виеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстанга коронавирус керүне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында белдерде. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Илкүләм иминлек фондыннан инвестицияләр алыр өчен Татарстанга зур күләмле нефть химиясе проектлары кирәк. Этан һәм сыекландырылган углеводород газларына кайтарыла торган акцизлар Россиядә газ чималыннан полиолефиннар җитештерүче эре заводлар ачылуын тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта кайтарыла торган акцизлар мөмкинлеген куллану өчен республика предприятиеләре инвестпрограммаларын киңәйтергә тиешләр. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ Директорлар советы утырышында холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин белдерде.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Сатып алулар ачык һәм нәтиҗәле системасы булмаса илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру мөмкин түгел.
Бу хакта бүген Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде.
Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2020 елның 29 гыйнварыннан 11 февральгә кадәр чираттагы ялда була.