ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте барлыкка килде. Аның составына 23 кеше керде. Аларның исемнәре бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Илдар Халиковның “Югарыга! – Вверх!” республика конкурсы финалистлары һәм җиңүчеләре белән очрашуында аталды.


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышын уздырды (Мәскәү, Кремль).

Утырыш киләчәк буыннар мәнфәгатьләрендә илнең экологик үсеше мәсьәләсенә багышланды.   

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты.

2016 елда Татарстан халкы 43 парк һәм 21 яр буена ия булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Наталия Фишман хәбәр итте.

“Парк һәм скверлар”программасының тагын ике объекты белән эш дәвам итә, алар 2017 елда ачылачак. Финанслауның гомуми күләме 1 млрд 250 млн сум тәшкил итте. Шуларның 900млн сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелде, тагын 350 млн сумны муниципалитетлар кертте.

Бүген Татарстан башкаласында ”Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда (Сибгат Хәким ур. 4й.) Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре хезмәткәрләренә техниканың яңа үрнәкләрен тапшыру тантанасы булды.

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәттә көннең икенче яртысында "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Директорлар советы 2016 елның унбер аенда бюджет үтәлеше һәм 2017 ел гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетны раслады. 

Шулай ук төзелеш һәм скважиналарны төзекләндерү өлкәләрендә яңа алымнар турында мәгълүмат тыңланды.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында иң яхшы җитәкчеләр бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.

Бүген Казанның "Корстон" комплексында узып баручы 2016 елның иң яхшы җитәкчеләре бүләкләнде. "Ел җитәкчесе-2016" тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Россия юлларының төп бәласе – кызудан, температура алышынып торудан, шиплы шиннардан һәм бозлавыкка каршы кулланылган реагентлардан колеяләр барлыкка килү. Бу проблеманы модификацияләнгән күкерт белән хәл итәргә була. Шул хакта бүген «Газпром ВНИИГАЗ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газлы күкерт лабораториясе җитәкчесе Николай Мотин белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәге очрашуда 2016 елга йомгак ясады. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.    

Чара, Кара диңгез өстендә Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланып китте.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2016 елны, Татарстан, сакланып калучы икътисадый катлаулыкларга карамастан,  лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International