ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр атлетика буенча VI РФ Президенты Кубогы ярышларын ачу тантанасында катнашты.

Ярышлар 19-20 март көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда (Казан) Россия Авыр атлетика федерациясе һәм Халыкара авыр атлетика федерациясе химаясендә уза. 

Әлеге ярышлар Рио-де-Жанейродагы  җәйге Олимпия уеннарына сайлап алу этапларының берсе санала.

Бүген Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның Атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча XV ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашты.  

Тантанада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясе рәисе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айдельдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында 2016 елның 18 мартына 512,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 106% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә 2015 елда Татарстан Республикасы ветеринар хезәмәте эшчәнлегенә йомгаклар һәм алдагы чорга бурычлар турында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе - ТР Дәүләт баш ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, Россиядәге авыл хуҗалыгы терлеге башларының иң чагыштырмача зур саны Татарстанда. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка 20016 елның 19 марты төнендә Ростов-на-Дону аэропортында самолет һәлакәтендә кешеләр һәлак булуына бәйле рәвештә кайгыны уртаклашу телеграммасын юллады. 

"Хөрмәтле Василий Юрьевич! Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үзем Ростов-на-Дону шәһәре аэропортында самолет һәлакәтендә кешеләр һәлак булуына бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам", - диелгән телеграммада. 

2016 елның 19 марты төнендә Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing 737  һәлакәтен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов зур фаҗига дип атады. 

Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы гадәттәге киңәшмәдә белдерде. 


18
март, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымның Россия составына керүенең ике еллыгына багышланган бәйрәм митингында катнашты. Чара Казанның Меңьеллык мәйданында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан  мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Кырым Республикасының Бахчасарай районы башлыгы Рефат Дәрдаров һәм башкалар катнашты. 

Бәйрәм митингында 12 меңнән артык кеше катнашты: яшьләр һәм һөнәр берлекләре оешмалары, республика эре предприятиеләренең хезмәт коллективлары вәкилләре, Россиянең төрле сәяси партияләренең әгъзалары һәм башкалар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУПнең 2015 елда эш йомгакларын һәм 2016 елга планнарын тәкъдим иттеләр.   

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько һәм башкалар катнашты.

Төп нотык белән «Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләре агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер чыгыш ясады. Ул ведомствоны оештыру тарихын һәм аның 2002 елдан бирле үсеш дәверләрен искә төшерде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка Болгар ислам академиясе төзелеше проектын тәкъдим иттеләр. 

Проектны «Татинвестгражданпроект» ДУП үзәк дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып эшләгән. Аның турында генераль директоры Гадел Хөснетдинов хәбәр итте. 

Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе, Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе рәисе Вадим Тюльпанов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты әгъзасы Олег Морозов, Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе секретаре Александр Струтинский, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International