ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2023 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле вәзгыять турында хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында 26 апрельдә Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 91 424 кеше катнашты.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең ничек баруы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана «Корстон» (Казан) КСКК мәйданчыгында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп нотык белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Созвездие-Йолдызлык» XXIII еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертында булды. Чара Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Россиянең эре компанияләре хуҗалары һәм җитәкчеләре 20 һәм 21 июльдә Казанда узачак «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында бизнесны үстерүнең иң нәтиҗәле алымнары турында фикер алышачак. Дискуссия үзәгендә - РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов каравындагы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының тармак экспертизасы.

Форумны оештыручылар - РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Федераль компетенцияләр үзәге. Чараның үзәк мәйданчыгы Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы була.

«Җитештерүчәнлек 360» форумында катнашучылар импортны алмаштыру мәсьәләләрен хәл итү, бушаган товар нишаларын тутыру һәм яңа базарларга чыгуга бәйле хәзерге чакыруларга җаваплар табу мөмкинлеген алачаклар. Илкүләм проект Россия икътисады үсешенең чын мәгънәсендә нәтиҗәле коралына әверелде. Исегезгә төшерәм, узган атнада Россия Президенты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын киңәйтү кирәклеге турында белдерде. Аны озайту катнашучылар санын ике тапкыр арттырырга һәм 200 меңгә якын хезмәткәрне укытырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте РФ икътисади үсеш министры урынбасары Мурат Керефов.

70тән артык җитештерү системаларын булдыру буенча экспертлар сакчыл җитештерү методикаларына нигезләнгән яңа чынбарлык шартларында бизнесны саклау буенча әзер карарлар тәкъдим итәчәк. Гадәттәгечә форум кысаларында иң нәтиҗәле предприятиеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Быел форум бишенче тапкыр узачак, һәм Татарстан Республикасы чараны оештыру мөмкинлегенә ия булды, ул «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингында алдынгы төбәк булды. Аны РФ Икътисади үсеш министрлыгы предприятиеләрне илкүләм проектка җәлеп итүче төбәкләр арасында билгеләде.

"Татарстан масштаблы халыкара һәм бөтенроссия чараларын үткәрү буенча зур тәҗрибәгә ия һәм аның хезмәт җитештерүчәнлеге юнәлеше буенча уңышлы тарихы бар. Без хезмәттәшләребез белән сакчыл җитештерү коралларын гамәлгә кертүнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты 2018 елда РФ Президенты Владимир Путинның майгы указы белән расланган. Алга куелган бурычларга ирешү өчен финанс стимуллаштыру һәм җитештерү процессларын оптимальләштерүдә эксперт ярдәмен үз эченә алган бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

17 апрельдә старт алган «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе ике этапта узачак. Яз көне урманнар кыш көне җыелган чүп-чардан чистартылачак, аларда кисәтүче аншлаглар урнаштырылачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Брифингның темасы - "Урман культуралары кампаниясе башлану, ТР урманнарында янгын куркынычы сезонын уздыру һәм булачак табигатьне саклау акцияләре турында"

Министр хәбәр иткәнчә, акция ике этапта узачак: 17 апрельдән 17 июньгә кадәр һәм 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр.


14
апрель, 2023 ел
җомга

Иннополис 18-19 майда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV халыкара икътисадый форум чараларында актив катнашачак. Форумның максаты - Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International