Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын меценат һәм хәйрияче көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Чаллы» һәм «Зеленодольск» ТОСЭРларында эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлек турында сөйләштеләр.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Видеоконференцэлемтә режимында чарага республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Татарстант Республикасы Премер-министры А.В. Песошин татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады.
"Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!
Татарстанда быел язгы кыр эшләрен башкаруга 37,3 млрд сум тотылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 2023 ел программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерүгә әзерлек эшләре бара. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина муниципалитетларның әзерлеге турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында каттнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республикада социаль-мәдәни объектларга, гидротехник корылмаларга һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген А.Н Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ коллективына Тимур Алибаевны югары уку йорты ректоры сыйфатында тәкъдим иттеләр. Чарада РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина Иннополис инновацион үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең төп объектларында булды һәм пилотсыз таксины сынады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнарының 60 еллыгы белән котлады
Тантаналы чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ баш бинасының актлар залында узды.