ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Паскаль Лами белән очрашты. Шулай ук Казан Кремлендә үткән бу очрашуда ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, вице-премьер – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

1
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” аэропорты белән шәһәр үзәге арасында интермодаль ташулар өчен тимер юл тармагы төзелешендә булды. Республика башлыгы белән бергә тимер юл тармагы буенча Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун да йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лим Кхенг Хуа белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. катнашты.
Бу якшәмбедә мелиораторлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Татарстан мелиораторлары өчен икеләтә бәйрәм: алар республикада әлеге тармакка нигез салынуның 90 еллыгын да билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген “Корстон”да зур бәйрәм оештырылды. Авыл хуҗалыгының әлеге мөһим тармагы хезмәтчәннәрен һәм бу юнәлешне үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Евгений Лопухов, ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. килгән иде.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенә Татарстан балалары – бөтендөнья “Җиңүчеләр уеннары” катнашучылары килде. Алар белән Казан Кремленнән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аралашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар белән очрашты. Очрашу 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне кысаларында үтте.
Татарстан Республикасының хөрмәтле мелиораторлары!

“Сезне республиканың мелиорация тармагына 90 ел тулу белән котлыйм. Мелиораторлар – хезмәтләре белән сазлыкларны, чүлләрне икмәк үсә торган кырларга, бистә һәм шәһәрләргә әйләндерүче профессионаллар. Мелиорациянең барлыкка килү һәм үсеш тарихы республика, аның фән һәм техника, авыл хуҗалыгы, югары квалификацияле кадрлар әзерләүдәге казанышлары үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Кулон” холдингының 20 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чаралар узды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков холдинг коллективын котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйруллин Айрат Ринат улын Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды.
Бүген Казанда “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” (“Азиатско-тихоокеанское экономическое сотрудничество” - АТЭС) форумында РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү сүзе белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International