ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремленда ТР Премьер-министры Илдар Халиков кичә ТР Президенты Указы белән Премьер-министр урынбасары вазифасыннан азат ителгән Зилә Вәлиеваны ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе коллективына шушы учреждениенең яңа директоры сыйфатында тәкъдим итте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре, профессор Әкмалетдин Ихсаноглудан “KAZANSUMMIT 2012” ачылу уңаеннан хат алынды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Kazansummit-2012” Халыкара саммитын уздыру РФнең ислам дөньясы белән инвестицион хезмәттәшлеген ныгытырга һәм алдагы икътисади элемтәләрне үстерергә ярдәм итәчәгенә тәгаен ышана.
Татарстан ислам банкингы һәм финанслары буенча Россиядә тулы хокуклы үзәк булу өчен уңышлы позиция били. Бүген “Пирамида”да “KAZANSUMMIT 2012” делегатлары һәм кунаклары алдында ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа аерым игътибар юнәлтте. Татарстан башлыгының чыгышы Россия төбәкләре белән Ислам хезмәттәшлеге илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә республиканың тәҗрибә мәйданы буларак роленә багышлаган иде.
Уфада “Большая химия” икенче халыкара форумы ачылды. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Россия Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ башка суъектларының җитәкчеләре, шулай ук чит илләрнең илчеләре катнаша.
Башкортстан, Татарстан һәм Ямал-Ненец автоном округы арасында “Ямал-Идел буе” машруты буенча нефтехимия углеводородлы чималын, шул исәптән, җиңел углеводородлар һәм газлы конденсатлар киң фракцияләрен транспортлау өлкәсендәге ниятләр турында беркетмәгә кул куелды.

16
май, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген кич Казанга Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский килде. "Казан" халыкара һава аланында Приморье крае башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башка рәсми затлар каршы алды. Очкыч трапына милли киемнәрдән киенгән кызлар чәк-чәк белән каравай алып килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасы башкаласы – Уфага килде.
“Уфа” халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, шулай ук башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген “Эр-Ликид” Россиядә озак вакытлы үсеш стратегиясе кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасында кислород һәм азот җитештерү буенча яңа заводны файдалануга тапшырды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Жан де Глиниасти, “Эр Ликид” компанияләр төркеменең Үзәк һәм Төньяк Ауропа буенча вице-президенты Ги Сальсгебер, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Алабуга муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ сәнәгать мәйданчыгы” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Заманча техник стандартлар буенча төзелгән завод тәүлегенә 200 тонна сыек кислород һәм азот җитештерә. “Мондый заводлар пәйда булу “Алабуга”га башка резидентларны җәлеп итә. Бүгенге көндә икътисади зонада 1 млрд. сум инвестиция җәлеп итүгә ирештек”, - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әсгать Әхмәт улы Сәфәровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләп кую турындагы Указны имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International