ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2012 ел
шимбә
Бүген, 19 май – Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Матбугат көнендә уздырыла торган традицион массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында җиңүчеләр игълан ителгәнче, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугатчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлавын игълан итте.”Бәллүр каләм” очы тагын да очлайды, бу конкурсның исем-атамасын заман технологияләренә яраштырып үзгәртергә кирәк түгел, дигән фикер белдерде.
Татарстанда җир кишәрлеге алу өчен 15350 күп балалы гаилә гариза язган, шул исәптә соңгы атнада - 538 гаилә. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.

18
май, 2012 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Бөтендөнья берләшмәсе вәкилләре – бу оешманың рәисе Төмәннән Нурулла Саттаров һәм Алтай крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминов белән очрашты.
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Татарстан Республикасы төзүчеләр берләшмәсе” төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы үзкөйләнешле оешмасы (СРО), ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган III еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында 3 еллык эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләчәккә яңа бурычлар билгеләде.
Татарстан Язучылар берлеге урнашкан бина үзгәртеп корылып, бүген иртән ул ишекләрен ачты, без дә карап чыктык, диде “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырыла торганТатарстан Язучылар берлегенең XVII корылтаенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бина әдипләрнең иҗади эшчәнлегенә күбрәк мөмкинлекләр бирер, эшенә уңай тәэсир итәр, чөнки Язучылар йорты заманча җиһазлар белән баетылды, диде республика башлыгы.
Татарстан Язучылар берлеге урнашкан бина үзгәртеп корылып, бүген иртән ул ишекләрен ачты, без дә карап чыктык, диде “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырыла торганТатарстан Язучылар берлегенең XVII корылтаенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бина әдипләрнең иҗади эшчәнлегенә күбрәк мөмкинлекләр бирер, эшенә уңай тәэсир итәр, чөнки Язучылар йорты заманча җиһазлар белән баетылды, диде республика башлыгы.

17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга эш сәфәре белән килгән Приморски крае губернаторы Владимир Миклушевский белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Хәмид Опелойеру белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Омар Сайф җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International