ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2012 ел
сишәмбе
Бүген республиканың нефть чыгару тармагы белгечләре ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә битум нефтен чыгаруда өр-яңа чит ил технологияләрен куллану мөмкинлекләрен карады. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәргән киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан энергетика министры урынбасары Ирина Ларочкина, ТР Фәннәр академиясе академигы Ренат Мөслимов катнашты. Яңа технологияне «Brack Capital Energy Limited» компаниясе вәкилләре тәкъдим итте.
Биләмәләрне санитар-экологик чистарту буенча Татарстанда традицион 2 айлык быел 1 апрельдан 1 июньгәчә үткәреләчәк - бүген ТР Хөкүмәте йортында муниципаль берәмлекләр белән видеоконфереция рәвешендә барган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров шуны игълан итте.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнашында уздырылган брифингта сүз республикада халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары хакында барды.
27-28 март көннәрендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Греция Республикасыны Үзәк Македония провинциясенә эшлекле сәфәр кыла.

26
март, 2012 ел
дүшәмбе
Сентябрь башында Владивосток шәһәрендә Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) илләре лидерлары саммиты узачак. Аның кысаларында планлаштырылган мөһим халыкара чараларның бер өлешен Казан да кабул итә.

25
март, 2012 ел
якшәмбе
2012 елның 25 мартыннан алып 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыскавакытлы ялда.

24
март, 2012 ел
шимбә
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2012 елның 2 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның апрель аена һәм икенче кварталга бюджет расланды.
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

23
март, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илче, Европа союзының Россия Федерациясендәге Вәкиллеге җитәкчесе Ф.Валенcуэла белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектын гамәлгә кую кысаларында Болгарда төзелгән “Икмәк музее”нда экспозиция булдыру буенча киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International