ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2012 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры, Бөтендөнья банкының Мәскәүдәге даими вәкиле Михал Рутковски белән очрашуында киләчәктә Татарстан һәм Бөтендөнья банкының хезмәттәшлек итүе буенча фикер алыштылар. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов һ.б. катнашты.

 Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре ветераннар өчен төзелүче торакларны файдалануга тапшыруны гына түгел, аларга гражданнарны урнаштыру һәм йортны тиешенчә эксплуатацияләүне дә контрольгә алырга тиеш. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә торак төзелеше мәсьәләләренә багышлап уздырылган республика киңәшмәсендә шундый бурыч куелды.

 Татарстанда хисапка алынган 22 300 күпбалалы гаиләнең 52 проценты бүген закон нигезендә түләүсез җир кишәрлекләре алу буенча гариза биргән. Әлеге тема бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде.


22
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Якын көннәрдә «Reliance Industries» компаниясе (Һиндстан) белгечләре һәм Татарстан Республикасының кайбер нефть эшкәртү тармагы предприятиеләре вәкилләреннән торган эшче төркем оештырылачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Джамангар шәһәренә (Һиндстан, Гуджарат штаты) эш сәфәре барышында шундый килешү төзелде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Джамнагар шәһәренә (Гуджарат штаты) сәфәр кыла. Визитның төп максаты – илдәге иң заманча предприятиеләрнең берсе булган «Reliance Industries» компаниясенең нефть эшкәртү заводы белән танышу.

21
март, 2012 ел
чәршәмбе
Кайбер җинаять эшләрен һәм хәзерге вакытта Казанда эшләүче Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты комиссиясе хисабын тыңлау нәтиҗәләре буенча, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ТР буенча тикшерү идарәсе тикшерү органнарының берничә хезмәткәренә карата җитди чаралар күрде.
Болгарда “Саклаучы” сынын урнаштыру урыны үзгәртеләчәк. Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка “Мекран” мебель компаниясе продукциясе күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Экспозиция белән шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов танышты.

20
март, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Төбәк үсеше министры Виктор Басаргин белән очрашты.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташу чорына әзерлек эшләрен узган еллар тәҗрибәсен һәм быелгы гидрометеорологик шартларны истә тотып алып бара. Бу эштә иң заманча технологияләр җәлеп ителә. Алар ярдәмендә, мәсәлән, һәр торак пункт, урам, йорт, анда яшәүче өчен бу чорның ничек узачагын фаразларга ярдәм итүче җентекле карта эшләнә. Шушы һәм язгы ташу белән бәйле гаять җаваплы чорга әзерлек хакында бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International