Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстан таможнясының эшчәнлек төбәгендә тышкы сәүдә күләме үсешен Премьер-министр Илдар Халиков яхшы күрсәткеч дип бәяләде. Ул бу хакта Татарстан таможнясының ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Медиаклубның беренче очрашуы узды. Анда Татарстаннан чыккан һәм республика белән актив хезмәттәшлек итүче 60 тан артык журналист катнашты.
2010 елда Республика суд приставлары хезмәтенә 22 млрд. 439 млн. сумлык 1 миллионнан артык башкарма производство тапшырылган. Бер пристав бер ай эчендә уртача 199 суд карарын тормышка ашырган, ягъни теге яки бу өлкә буенча бурычларны җыеп алу юнәлешендә эш алып барган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы – баш суд приставы Хәмит Шәрипов белдерде.