ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2009 ел
җомга
Бүгенге көнгә Татарстанда “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең эшләвенә караган милек комплексы белән бәйле бөтен мәсьәләләр хәл ителгән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе арасында почта элемтәсен үстерү өлкәсендә үзара ярдәм итешү турындагы Килешүгә кул кую вакытында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Документка Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе башлыгы Александр Киселев кул куйды.
Март аенда Татарстан Республикасында якынча 211,4 мең кв. метр торак төзелгән, шуның 130 мең кв. метры – Казанда. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 2009 елның I кварталына алынган нәтиҗәләргә караганда, республикада барлыгы 660 мең кв. метр торак төзелгән, ләкин аның шактый зур өлеше – узган ел резервыннан, шуңа күрә безнең алда 2009 елда төзелешне план нигезендә җәелдерү буенча җитди эш тора.

9
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүгә килде. Ул анда “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” халыкара форумын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнаша.
Оештыру комитеты утырышы Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында әлеге палатаның президенты Евгений Примаков җитәкчелегендә уза.

8
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йорты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистлар – чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Татарстан башкаласына ике көнлек танышу визиты белән Reuters News, Moscow Times, Business New Europe, Bloomberg мәгълүмат агентлыгы, Russia Today һәм “Вести” телеканалларының корреспондентлары килде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Мәгариф. Карьера” 9 нчы махсуслашкан күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ.

7
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Rockwool International компаниясе Татарстан Республикасындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә яңа завод төзергә нияте барлыгын раслады. Бүген иртән Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында бу турыда Rockwool президенты Элко ван Хил әйтте.

4
апрель, 2009 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында нефть продуктлары белән тәэмин итү республика базарының үсешен тоткарлый торган мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры республика кулланучыларын нефть продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләсен системалы эштән башка чишеп булмавын әйтте. Ул нефть продуктларының бәясен һәм аларның сыйфатлылыгын тәэмин итү мәсьәләсен исәпкә алудан тыш, җитештерү компанияләре егәрлекләренең тулы көчкә эшләвенә дә игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте. 
   

3
апрель, 2009 ел
җомга
Кичә, 2 нче апрельдә, Түбән Камада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү буенча республика штабы утырышы булды.

1
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
Дөньяның 31 иленнән килгән вәкилләр 5 нче сентябрьдә Казанда старт алачак “Ефәк юл 2009 – Дакар сериясе” халыкара автораллиенда катнашачак. Бүген әлеге чараны оештыру комитетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән утырышында раллины әзерләү һәм уздыру турында сөйләделәр. Утырышны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

31
март, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда “Яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү системасын камилләштерү турында” дигән темага Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумын әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International