ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы арасында социаль-икътисади сәясәтне үткәрү һәм 2007-2009 елларга социаль партнерлыкны үстерү турында республика килешүенә үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелде. Документка бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов кул куйды.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “Кластер системаларында югары җитештерүчәнлекле параллель исәпләүләр” дигән VIII Халыкара конференцияне һәм яшүсмерләр мәктәбен үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты рәисе Борис Павлов үткәрде.

7
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген 200 гә якын кеше паспорт эше, халыкны теркәү һәм исәпкә алу өлкәсендә Россия Федераль миграция хезмәтенең административ регламентларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты. Әлеге чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды. Киңәшмәдә доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов чыгыш ясады.
Татарстанда сәнәгатьнең өстенлекле өлкәләрендә яңа гына эшли башлаган кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү программасы уңышлы тормышка ашырылып килә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика ачык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 15 нче октябрьдә төгәлләнә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр итте. Айделдинов әфәнде сүзләренә караганда, гаризаларның күпчелеге, гадәттәгечә, соңгы көннәрдә бирелә.

6
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы территориясендәге Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториенда 124 су төбенә киткән һәм ташландык судно бар. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел бассейнында Әстерхан өлкәсеннән кала икенче урынны алып тора. Бүген республиканың Министрлар Кабинетында булып узган утырышта су киңлекләрен сафтан чыккан йөзү чаралары белән пычранудан саклау мәсьәләсен ничек чишү турында сүз барды. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган очрашуда Литва Республикасының икътисад министры урынбасары Гедиминас Райнис һәм Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. “Литва Республикасы һәм Татарстанның хезмәттәшлек өчен җитди нигезләре бар”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Литва һәм безнең республиканың бер-берсе белән кызыксынуы – ике яклы.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов нанотехнологияләрне онкологик авыруларга диагноз кую һәм дәвалау өчен куллану, Татарстан Республикасында атом төшен медицинада куллану халыкара үзәген төзү проектын Россия Федерациясенең финанс яктан үсеш институтларыннан бергәләп финанслау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

3
октябрь, 2008 ел
җомга
1 нче октябрьгә кадәр булган вакытка Татарстан Республикасында 573 торак йортта, 27 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 21 балалар бакчасында җылылык юк, җылылык бирүгә бәйле проблемалар республиканың 18 муниципаль районында теркәлгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләренең ягып җылыту сезонына әзерлеге мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Чара Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

2
октябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
“Бу көн зур тормыш юлы узган, белем һәм тәҗрибә туплаган, республикабыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә рәхмәт һәм яратуны белдерү мөмкинлеге бирә! Без Сезнең, төрле сынауларга карамастан, әхлак нигезләре һәм рух ныклыгына, бөек Ватаныбызның иң яхшы киләчәгенә ышанычны саклап калуыгыз һәм яшьләргә тапшыра баруыгыз белән горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International