“2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану” республика максатчан программасы атна дәвамында кабул ителәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында программа проекты турында фикер алышуга багышлап үткәрелгән утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте. Чарада Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Анатолий Перминов һәм Федераль геодезия һәм картография агентлыгы җитәкчесе урынбасары Виктор Александров катнашты.
Сентябрьдә Татарстан Республикасында 203 мең кв. метр торак сафка баскан. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узды. 1 нче октябрьгә республикада барлыгы 1 млн. 654 мең кв. метр торак тапшырылган, шул исәптән күпкатлы торак – 828 мең кв. метр, халыкның үз акчасына һәм бурычка алынган акчасына төзелгән азкатлы индивидуаль торак – 825 мең кв. метр. Еллык йөкләмә 76,4 % ка үтәлгән.