ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2008 ел
җомга
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы булып узды. Андагы көн тәртибенең үзәк мәсьәләсе “Татнефть” ААҖ нең 2020 елга кадәр табигый битум ресурсларын үзләштерү программасын гамәлгә ашыруы булды.

25
сентябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясенең ел саен үткәрелә торган XIV утырышын ачуда катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның башкаласы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Европа хәбәрләр тапшыру союзы Ассамблеясе үткәрелә торган өченче шәһәргә әверелде.

24
сентябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "Химград" Технополисы үсеше мәсьәләләре буенча күчмә утырыш булды. Визит программасына Технополистагы технологик инфраструктураның яңадан төзелгән һәм үзгәртеп корылган объектларына барып кайту кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татарстан Республикасының фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләре үсешендә булышлык итү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Химаячеләр советы утырышы булды.

23
сентябрь, 2008 ел
сишәмбе
“Бүген Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 700 миллион доллар тәшкил итә. Кайбер мәсьәләләрне чишү белән, 2011 елда бу санны өчләтә арттырырга мөмкин” – бу турыда Казахстан һәм Россиянең чиктәш төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
2008 елның 22 нче сентябрендә Казахстан һәм Россия чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы кысаларында Актүбә шәһәренең “Коныс” Сараенда “Югары технологияләр – төбәкләргә. Чик буе хезмәттәшлеге” дигән ике ил товар җитештерүчеләренең зур күләмле күргәзмәсе ачылды.
Бер көн алдан Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Актүбә шәһәрендә уздырылган Казахстан һәм Россия чик буе төбәкләре башлыкларының V Форумында катнашты. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы хокуклы вәкиле Илдус Тарханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы белгечләре, эшмәкәрлек вәкилләре керде.

22
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген, 2008 елның 22 сентябрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Россия һәм Казахстанның чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумында катнашты (Актүбә шәһәре, Казахстан).
Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациясе, Россиянең Казахстан белән чиктәш төбәкләре җитәкчеләренең V Форумында катнашу өчен, Актүбәгә (Казахстан) китте.

20
сентябрь, 2008 ел
шимбә
Бүген Казан базарларында Татарстан районнарыннан килгән товар җитештерүчеләр шәһәрдә яшәүчеләр өчен традицион көзге ярминкәләр оештырдылар. Алар авыллардан игенчелек һәм терлекчелек продукциясе, шулай ук тере кош-корт, иген, төзелеш материаллары алып килгән. Казанның Чехов һәм Мәскәү базарларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International