ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның иң эре агрохолдингы - “Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ - һәм “ПиТиСи плюс” (PTC+, Голландия). агросәнәгать комплексы өлкәсендәге гамәли һөнәри хәзерлек үзәге үзара килешү турындагы Меморандумга кул куйдылар. “Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ ягыннан документка генераль директор Дамир Гыймаев, “ПиТиСи плюс” ягыннан компаниянең башкарма директоры Альберт Бош кул куйды. Меморандумга кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Голландиянең авыл хуҗалыгы, табигать һәм азык-төлек сыйфаты министры Герда Вербург ханым катнашты.

29
август, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “KP Bars Holdings B.V.” уртак предприятиесе уставына кул куелды. Уртак предприятие “Ак Барс” ААҖ банкы һәм Корея “KP “Chemical” компаниясеннән төзелде. Документка “Ак Барс” ягыннан “Ак Барс” ААҖ банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “KP Chemical” ягыннан компания президенты Хо Су Енг (Huh Soo Young) әфәнде кул куйды.
Бүген Казанга якын “Биектау” автодромында ралли-кросс буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына, Д1 һәм Д1А га Россия Чемпионатының V этабы, Д2-2500гә Россия Кубогының III этабы халыкара ярышлары башлана. Ярышлар 31 нче августка кадәр барачак.
2008 елның 8 ае буена Татарстан Республикасында 1,4 млн. кв. метр торак сафка бастырылган, бу еллык планның 64,6 % ын тәшкил итә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә республикада торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган иде, һәм ул барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин августта, оператив мәгълүматлар буенча, торак тапшыру темпларының кимүен (100 мең кв. метрдан аз гына күбрәк тапшырылган) хәбәр итте.

28
август, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Түбән Кама, Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәч районнары кырларын карап чыкты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә, Татарстан Премьер-министры бу районнардагы урып җыю эшләренең барышы белән танышты, игенче һәм инвесторлар белән очрашты. 28 нче август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 млн. 880 мең тонна ашлык суктырылган.

27
август, 2008 ел
чәршәмбе
Пекинда Татарстан Республикасы спортчылары Россия җыелма командасы өчен өч алтын олимпия медале яулап алдылар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев сөйләде.

26
август, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәт йортында ислам дөньясы Фәннәр академиясенең шушы көннәрдә Казанда уза торган “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр, инновацияләр (Сәясәтче һәм галимнәрнең якынаюы)” исемле XVI фәнни конференциясендә катнашучыларны кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “POZIS” партнерларының IX саммиты” кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “POZIS” заводы җитәкчелеге һәм предприятие партнерлары белән очрашуы булып узды.
2008 елның 1 нче сентябреннән башлап, Яр Чаллы һәм Саба муниципаль районнарында бюджет өлкәсендә хезмәткә түләүнең яңа системасына күчү буенча эксперимент уздырылачак. Ә аны апробацияләүдән соң республикада, 2009 елның 1 нче гыйнварыннан алып, аны барлык урыннарда да кертүгә күчү гамәлгә ашырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Нанотехнологияләр” пленар утырышында катнашты. Ул ислам дөньясы Фәннәр академиясе һәм “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр, инновацияләр” дигән темага Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Халыкара конференциясе кысаларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International