ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвестхолдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышы булды. “Татнефть” төркеме тарафыннан, иң беренче булып, каркас һәм брекерында металлокорд булган йөк автомобильләре һәм автобус радиаль шиннарын җитештерү проектын гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәсьәлә каралды. “Түбән Кама тоташ металлокордлы шиннар заводы” ҖЧҖ директоры Әнвәр Вахитов хәбәр иткәнчә, проект 2007 елның сентябрендә башланып киткән. Инвесторы – “Татнефть” ААҖ. Тоташ металлокордлы шиннарны дөньякүләм җитештерүчеләр белән тиешле технология, җиһазлар алу һәм проектны алып бару мәсьәләсе буенча сөйләшүләр нәтиҗәсендә, “Континенталь” фирмасы сайлап алынды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан XXI гасыр” торак комплексын ачуда катнашты. Казанның ат ярышлары спорты яңа комплексы тирәсендәге 20,6 га мәйданда өч ел дәвамында (2005 елдан башлап) 8-16 катлы якынча 20 йорт төзелгән. Бүгенгә торак комплекс төзелешенең 80 % ы төгәлләнгән, 2009 елда соңгы йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Гомуми торак мәйданы 180 меңнән артык квадрат метр тәшкил итәчәк. Тантанада катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры түбәндәгеләрне искәртте: “Казан XXI гасыр” комплексын проектлаштыру стадиясендә үк бөтен социаль инфраструктура – ишегалларындагы балалар мәйданчыклары, мәктәп, балалар бакчалары, шифаханәләр, балалар ял үзәге алдан исәпкә алынган була, ә йортларның беренче катлары офислар урнаштыруга бүлеп калдырыла“ – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Соллерс-ИСУЗУ” (Sollers – ISUZU) берләштерелгән предприятиесендә ISUZU йөк автомобильләрен җитештерү буенча конвейерны җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы чарада шулай ук ISUZU компаниясе президенты Сусуми Хосои әфәнде һәм “Соллерс” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов та бар иде.
25 нче августта Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә “Татарстан икътисадында инновацион эшчәнлекне дәүләти җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча норматив-хокукый аспектлар” дигән темага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

23
август, 2008 ел
шимбә
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе шәһәренең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты.
Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, "Әгерҗе муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы Фәрит Габбасов, “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Халиков, Удмуртия Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, “РИТЭК” (Россия ягулык-энергетика инновацион компаниясе) ААҖ генераль директоры Валерий Грайфер, "Ак Барс" банкы ААҖ нең Күзәтү советы рәисе Роберт Мусин озатып йөрде.
Бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында алып барылган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы капиталь ремонтның барышын тикшерделәр. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенгә идарә итүче компанияләр һәм йорт милекчеләре ширкәте исәбендә 3,8 млрд. сум яки 2008 елга каралган барлык акча күләменең 90% ы тупланган. Подрядчылар исәбенә 19 млрд. сум акча (45%) күчерелгән.
22 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм IBM корпорациясе IBM программалары чишелешен эшкәртү үзәген төзүгә карата Ниятләр турындагы беркетмәгә кул куйдылар. Документ Татарстан Республикасы башкаласы Казанда яңа ИТ-парк төзү буенча якларның хезмәттәшлек өлкәләрен билгеләде.
Кичә, ягъни 22 нче августта, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Алабугада “Кама буе нефте” нефть- газ чыгару идарәсенең 50 еллыгына багышлап үткәрелгән тантаналы кичәләрдә катнашты.

22
август, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәген төзү турындагы мәсьәлә буенча киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров үткәрде. Проект турында фикер алышу өчен, Казанга эш визиты белән Россия транспорты министры урынбасары Андрей Недосеков килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International