Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Актанышта берничә социаль объектны карады.
ТР Премьер-министры катнашында Актанышта Балалар иҗат үзәге капремонттан соң ачылды. Бинаны ремонтлауны “Газстройсервис” ҖЧҖ башкарган. Кунакларга яңартылган шахмат, инглиз теле бүлмәләрен, бию сыйныфын күрсәттеләр. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 19,7 млн. сум бүлеп бирелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында аккумулятор батареяларын җитештерүче «Барс Технолоджи» заводын ачуда катнашты.
Предприятие "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Актаныш муниципаль районында булды.
ТР Премьер-министры катнашында социаль объектларны карау, җитәкчелек белән очрашу планлаштырылган иде.
Төп чараларның берсе - Алексей Песошинның ТР Актаныш мунципаль районы советының чираттан тыш сессиясендә катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инко-ТЭК Агро Алабуга»ҖЧҖнең минераль ашламалар җитештерү буенча яңа завод нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.
Чара «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә узды.
Искәртәбез, әлеге проект «Алабуга» МИЗ резиденты статусына 2017 елның сентябрендә генә ирешкән иде. Җитештерү 2018 ел азагында эшләтеп җибәреләчәк дип көтелә. Куәте елына 120 мең тонна продукция булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа күп фатирлы йортка күчү тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук Чаллы мэры Наиль Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген яңа йортка 183 гаилә күчщ. Фатирларны бюджет өлкәсе, җирле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм махсус грант откан табиблар ала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла. Төп максаты – мәгариф оешмаларын һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу.
Башта Рөстәм Миңнеханов Е.Н.Батенчук ис. Кама төзелеш колледжына юнәлде, аның базасында төзелеш тармагы белгечләрен әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылган. Аңлатмаларны учреждение директоры Радик Биктимеров биреп барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CEFC China Energy Company Limited компаниясе (Кытай) башкарма директоры Цзан Цзяньцзюнь белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмәне уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Болгар ислам академиясен материаль-техник һәм финанс тәэмин ителеше турында ТР Президенты ярдәмчесе, академия президенты Камил Исхаков хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел юристы - 2017" бүләген һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды.
Тантана алдыннан Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге съезды узды. Анда региональ бүлек советының яңа составы сайланды һәм рәисе сайланды (Илдар Халиковны рәис итеп сайладылар).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Главгосэкспертиза России» ФАУ башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу Казан федераль университеты мәйданында узды.
Яклар «Главгосэкспертиза России» ФАУ белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр.