Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең яңартылган биологик читстарту корылмаларының беренче чиратын тәмамлаганнан соң хуҗалык-көнкүреш калдыклары агып төшүләрне механик чистарту төенен ачуда катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең республикада төзелеш материаллары сәнәгатен үстерүгә багышланган күчмә утырышында катнашты.
Чара Кама Тамагы муниципаль районындагы «Фоника Гипс» предприятиесендә узды. Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов заводның җитештерү эшчәнлеге белән танышты һәм чыгарылучы продукцияне карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге мәдәни мирас объектларын карап чыкты.
Беренче каралган объект Зур Кызыл урамдагы "1840 елгы торак йорт" - республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булды.
Әлеге ике катлы бинаны инвестор - "Белый медведь" ҖЧҖ заказы буенча торгызыла. Тарихи-архитектур тикшеренү үткәрү, архив материалларын табып, бинаны төгәл итеп реконструкцияләргә ярдәм итте.
Татарстан Республикасында 2017 елның беренче кварталында бурычлыларның арест салынган мөлкәтенең гомуми суммасы 1 млрд 600 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль cуд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТРның баш суд приставы Радик Ильясов хәбәр итте.
Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм мәҗбүри үтәтү чараларына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышын интернет-трансляцияләү иртәгә, 2017 елның 5 апрелендә, ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында оештырылачак.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Корстон» КСККда узачак.
«Татарстан Республикасында төзелеш материаллары сәнәгатен үстерүнең төп юнәлешләре» темасына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми сайтында Интернет аша трансляцияләнәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының быелгы беренче утырышы узды.
Анда ИТ-компанияләрнең барлыгы 267,47 млн. сумлык инвестицияләре буенча биш яңа проект хупланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога метрополитенындагы теракт сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин бүген хокук саклау органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә уздырды.
Киңәшмә транспорт төенләнешләрендә – аэропортларда, тимер юл станцияләрендә, автовокзалларда һәм метрополитен станцияләрендә, шулай ук кеше күп була торган объектларда куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 3 апреле көнне Санкт-Петербург метрополитенындагы терактка бәйле рәвештә берничә йөкләмә бирде.