ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Илдар Халиковны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итү турында Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

"Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы, "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында" 2005 елның 6 апрелендәге 64-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясы нигезендә карар бирәм: Халиков Илдар Шәфкать улын, башка эшкә күчүе сәбәпле, үз теләге белән Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итәргә", - диелгән Указда. 

"Татэнерго" идарәче компания" АҖнең Директорлар советы 2017 елның 4 апреленнән Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләү турында карар кабул итте, бу карар җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тарафыннан хупланды.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның башка эшкә күчү сәбәпле үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. 


2
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Дубайда VII Eллык инвестицион форум кысаларында "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмәттәшлек" бизнес форумы узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда VII Eллык инвестицион форум президенты, «Strategic Marketing & Exhibitions» компнаиясе җитәкчесе Дауд Әл-Шезауи белән очрашты.

Бүген VII Eллык инвестицион форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Сәид Әл-Мансури һәм Дубай Ислам банкингы һәм финанслар үзәге җитәкчелеге белән очрашты. 

Бүген Дубайда (БГӘ) VII Eллык инвестицион форум ачылды (Annual Investment Meeting (AIM) 2017). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашты, «Бөтендөнья лидерлары дебатлары» темасына багышланган пленар утырышта чыгыш ясады һәм Форумны ачу тантанасында катнашты.
Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашуда күрсәтелгән хөрмәт һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Гарәп инвесторларын Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә чакырды. 


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде, ул Дубайда VII Инвестицион форумда катнашачак. Иртәгә БГӘ эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның форум пленар утырышында чыгыш ясавы көтелә. Шулай ук планнарда БГӘ икътисад министры һәм Дубай Ислам икътисады үсеше үзәге рәисе Солтан Әл-Мансури белән очрашуы бар. Аннан Татарстан Президенты инвестицион форумны оештыручылар, Дубай Ислам банкы җитәкчелеге һәм «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе вәкилләре белән очрашырга планлаштыра. Татарстан Республикасы делегациясе "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмщттщшлек" бизнес-форумында катнаша. 


31
март, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан аграрийларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сөйләде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

31 мартка Татарстанда 650,2 мең кв. м. торак тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 112,6% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International