ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Илдә икътисадый хәл катлаулы булуга карамастан, Татарстанда нефть, нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагында тотрыклылык саклана. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнергосбыт” ААҖ хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.

Бүген Казанда «Химия һәм нефть химиясе объектларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә федераль күзәтчелекне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» бөтенроссия семинар-киңәшмәсе башланды. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырылган семинарның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Hawtai Motor Group (КХР) компаниясе Директорлар советы рәисе Чжанг Сю Ген белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең алдынгы сәнәгать регионнарыннан берсе буларак, Татарстан бүген Кытай Халык Республикасы бизнесы белән тыгыз элемтәләр урнаштырган, Кытай компанияләре вәкилләре Татарстанда эшчәнлек алып бара.


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Казан синтетик каучкук заводы” ААҖ дә булды. Анда ул завод хезмәткәрләренең чираттагы җыелышында катнашты.

Заводның генераль директоры Алексей Контуров Премьер-министрны заводның эшчәнлеге, заводта нәрсәләр җитештерү белән кыскача таныштырып үтте.

Бүген “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры Александр Михеев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан вертолетлар заводы гендиректоры Вадим Лигай катнашты.

Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Төзелештә республика химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү” темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Авыр чыгарыла торган һәм традицион булмаган нефть запаслары – Россия нефть чыгару сәнәгате өчен потенциаль резерв. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фикерне «Авыр чыгарыла торган һәм традицион булмаган углеводородлар запаслары: тәҗрибә һәм фаразлар» халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы барышында әйтте. Конференция бүген ачылган Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында уза, пленар утырышта шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Бүген Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге нигезендә 21 нче мәртәбә Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшен башлады. Форум ачылуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Родионова, Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Кичә Казанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Россиядә икенче call-үзәге – “Казань” телефон хезмәтенең ведомство үзәген ачу тантанасы булды. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Васильев, әлеге федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозафарова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International