ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кайбыч, Апас һәм Кама Тамагы районнары кырларын карады. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыклары озатып йөрде. Р.Миңнеханов кырлардагы вәзгыять белән танышкач хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Апас районының “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе ААҖ территориясендә Рөстәм Миңнеханов белән Март Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре белән аралашкач журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Бүген, "Булгария" теплоходы фаҗигасенә ике ел тулган көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районындагы мемориаль комплекста булды.  ТР Президенты белән һәлакәт корбаннарын Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Чуприян искә алды.

Бүген Казанда Балалар республика клиник сырхауханәсе (ДРКБ) территориясендә "Рональд Макдональд йорты" ачылачак. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Искә төшерәбез, "Рональд Макдональд йорты" гаилә кунакханәсендә чит шәһәрләрдән ДРКБга дәваланырга килгән балаларның әти-әниләре яшиячәк. Рональд Макдональд исемендәге кунакханәнең нигезенә беренче таш узган елның августында салынган иде.


9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында шахмат турнирын ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президентының Өлкән киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара сдудентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен катнаштылар.

Юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасын үстерү проекты кысаларында Татарстан Республикасы белән Swarco AG компаниясе арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Бүген бу турыда сүз Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Swarco AG компаниясе вәкилләре – Swarco AG президенты, идарә рәисе Манфред Сваровски, Swarco AG идарәсе әгъзасы һәм вице-президенты Александер Сваровски белән очрашуында барды. Очрашуда Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессы рәисе, Тироль Федераль җире Парламенты президенты Хервиг ван Стаа да катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстанда 2013 елда бөртекле культуралар уңышы агымдагы фаразлар буенча 2,5 млн тонна тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев урып-җыю эшләре буенча уздырган селектор киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның  "Технополис"Новая Тура" проектының киләчәге мәсьәләсе буенча FGN Capital компаниясенең директорлар советы рәисе Александр Халдей белән рәсми очрашуы булды.  

 


Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика уку йортларын яңа уку елына әзерләү турында сөйләде. Ул 2013 елда капиталь ремонт кысаларында 167 белем бирү учреждениесен төзекләндерү көтелүен җиткерде. Моның өчен 2,5 млрд. сум акча каралган. Әлегә эшләрнең якынча 45 проценты башкарылган.

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ), “КазанГипронииавиапром” ЯАҖ, “ПСО Казан” ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия һәм БДБ буенча Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчесе Анастасия Аубакирова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International