Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Казахстанның бизнес-даирә делегациясе белән очрашты
2012 елның 5 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга “Атамекен” берлеге НЭРК Президиумы рәисе Тимур Кулибаев, “КазРосГаз” генераль директоры Кайрат Боранбаев һ.б. составында килгән Казакъстан делегациясе белән очрашты.
Казакъстан Татарстанның төп партнерларының берсе, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов очрашуда. Без анда машина төзелеше продукциясе, юу әйберләре, нефть продуктлары һәм безнең республикада җитештерелә торган башка нәрсәләрне җибәрәбез. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төп проект – ул “КАМАЗ”, дип ассызыклады ТР Президенты. “КАМАЗ” Казакъстан базарында үсеш алу өчен яхшы перспективага ия дип саныйбыз, - ди Р.Миңнеханов.
Шулай ук республика башлыгы Татарстанда машина төзелешеннән башка авиатөзелеш дә алга киткән дип искәртте. “Казакъстан базарына вертолет продукциясен кертү зур перспективага ия”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Моннан тыш, Казакъстан делегациясе Казанда сәфәрдә булганда нефть химиясе тармагында Татарстан белән Казакъстан мөнәсәбәтләре буенча фикер алышырга телибез, дип белдерде ТР Президенты. Татарстан каучук, полимер җитештерү буенча Россиядә беренче урынны били, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
“Бу өлкәдә Россия компанияләре белән мөнәсәбәтләрнең тарихы бай, - дип белдерде республика башлыгы. – Бүген Казакъстанның нефть химиясен үстерү мәсьәләләренә җитди каравын беләбез. Бу юнәлештә Татарстан яхшы партнер була алыр иде, дип саныйм. Бүгенге очрашуда сезгә безнең проектлар һәм планнар турында сөйләячәкбез”.
ТР Президенты Иннополис махсус икътисади зонасы турында сөйләде. “Казан белән янәшә ИТ-шәһәр төзү безнең бурыч”, - дип аңлатты Р.Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты Казакъстанның Генераль консуллыгы ачылу турындагы карар кабул ителүен, ә ул уртак проектларны һәм планнарны гамәлгә ашыруны активлаштырачак, дип ассызыклады.
“Казакъстан хезмәттәшләребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Казакъстанда һәр сәфәрдә тәҗрибә туплап кайтабыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз