Алексей Песошин бюджет турында закон проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында “2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.

2021 нче ел бюджеты, депутатлар бәяләвенчә, үзенең социаль юнәлешен һәм программа юнәлешле булуын саклый. 2021 нче ел бюджет проектында социаль әһәмиятле чыгымнар өлеше чыгымнарның гомуми күләменең 77%ын тәшкил итә. Бюджет акчаларының 90%тан артыгы элек расланган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга җибәрелә.

Якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше артачак. Бу республикада уздырыла торган социаль сәясәт белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү зарурлыгы белән бәйле, ә атап әйткәндә - керемнәре түбән дәрәҗәдә булган кешеләргә, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү. Быел әлеге юнәлешнең әһәмияте аеруча зур булды. Социаль ярдәм чараларын көчәйтү эше алдагы елларда да дәвам итәргә тиеш, дип саный депутатлар.

Парламент тыңлаулары гадәттәгечә киң җәмәгатьчелекнең катнашында уза. Быел уңайсыз эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә чакырылучылар исемлеге бераз кыскартылды.

“Бюджет процессы катлаулы шартларда уза, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, парламент тыңлауларын ачып, - быел коронавирус  пандемиясе белән бәйле рәвештә икътисадый күрсәткечләр кимеде. Безгә әлеге югалтуларны торгызырга кирәк булачак. Алдагы өч елга федераль һәм республика бюджеты проектларында бу каралган”. Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, икътисадый вәзгыятькә карамастан, бюджет өстенлекләре - тормыш сыйфатын яхшырту һәм социаль әһәмиятле программаларны дәвам итү йөкләмәләрен үтәү, салым базасын киңәйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – үзгәрешсез калды. “Закон проекты нигезендә  Стратегия-2030 һәм Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына юлламасында формалаштырылган бурычлар ята”, - диде Дәүләт Советы рәисе.

Республиканың Төп финанс законы турында фикер алышуга керешкәнче, Леонид Якунин кыскача гына федераль бюджетның төп күрсәткечләренә тукталды. Профиль комитеты башлыгы билгеләп үткәнчә, “федераль бюджет проекты буенча өч елга вәзгыять һәм проектта салынган берничә юнәлеш безнең республика бюджетына да кагылачак”.

Аерым алганда, 2021-2023 елларга салым сәясәте өлкәсендә бизнес өчен иминият кертемнәре ставкасын киметү, файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча нәтиҗәсез ташламаларны гамәлдән чыгару, өстәмә керемгә салымны камилләштерү, IT-индустриягә инвестицияләрне стимуллаштыру (өстәлгән бәягә салымнар, табышка, иминият кертемнәре буенча йөкләнешне киметү), тәмәке һәм тәмәке әйберләренә акцизларны арттыру, пассив керемнәрне салым салуны арттыру һәм башка үзгәрешләр каралган.

“Регионнар бюджетларына аерым игътибар бирелә, - дип басым ясады Леонид Якунин, - төбәк бюджетларының керемнәре кими. Региональ бюджетларга үз, салым һәм салым булмаган керемнәрнең кертемнәре 8% ка диярлек кимегән. 2021-2023 елларда төбәкләргә финанс ярдәме күләмен чикләү планлаштырыла. 2021 елда алар 633,8 млрд. сумга кыскарачак”.

Республика бюджетын карау ел саен социаль-икътисадый үсеш фаразын күздә тота.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International