Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларын электроэнергетика белән тәэмин итү буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак эш сәфәре белән килде. Аны «Казан» Халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. каршы алды.
Татарстанда 2012 елның 1 сентябреннән башлап җылылык тарифларын субсидияләү булмау сәбәпле, ягулык өчен түләү үсешен компенсацияләү көтелә. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты.