ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2010 ел
шимбә
Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсе оператив төркеме белән ТР Гадәттән тыш хәллләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе Ми-8МТВ вертолетында һавага күтәрелде. Аларның максаты Татарстанның аномаль һава шартларыннан зыян күргән муниципаль районнары территориясендә торгызу эшләре барышын контрольдә тотудан гыйбарәт.
РФ Премьер-министры Владимир Путин Татарстанга, Ульяновски һәм Самара өлкәләренә электр белән тәэмин итү проблемасын хәл итүгә соңгы срок куйды.

“Бу срокта яки дүшәмбе эшләр тулысынча диярлек кенә түгел, ә бөтенләй төгәлләнгән булырга тиеш”, - дип белдерде бүген Хөкүмәт башлыгы.

10
декабрь, 2010 ел
җомга
Бүген Казанның Авиатөзелеш районы Павлов урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән унынчы йорт кулланышка тапшырылды. Бу йортта фатирлы булу бәхетенә ирешкәннәр өчен бәйрәм көненә әйләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан урман хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен истәлекле вакыйга – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының өр-яңа бинасы рәсми ачылды. Шушы шатлыкны уртаклашырга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Андрей Карпилович, Санкт-Петербург дәүләт урман техник академиясе ректоры Андрей Селиховкин һ.б. рәсми кешеләр килде.
Республикада социаль ипотека программасы буенча 2010 елда сафка басарга тиешле йортларның бер өлешен тапшыру киләсе елга күчерелә. ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шул хакта җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.

9
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясе генераль директоры Сергей Скуратов рәиселегендәге җитәкчелек белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Түбән Новгород ярминкәсендә РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота рәислегендә Идел буе федераль округы Советы утырышы уза.

Утырыш көн үзәгенә Идел буе федераль округы төбәгендә торак–коммуналь хуҗалык системасын реформалау барышы мәсьәләсе куелды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең XXIV конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Новгородта Идел буе федераль округы Советының торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалау мәсьәләләренә багышланган утырышында катнаша.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның CNH International SA и New Holland AG Eguipment башкаручы директоры Франко Фузиньяни җитәкчелегендәге делегация белән очрашуы вакытында “КАМАЗ” ААҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүне алга таба үстерү мәсьәләләре каралды. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International