ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2010 ел
сишәмбе
Россия Хөкүмәте Президиумы утырышы булды. Утырыш корылык китергән нәтиҗәләрне бетерү темасына багышланган иде.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аномаль югары температурадан аеруча нык зыян күргән башка төбәкләрнең җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Президенты эш визиты белән Воронеж өлкәсендә булды, анда ул Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев белән очрашты.
Узган ел Татарстанда муниципалитетларда үз эшен башлап җибәрүче кече һәм урта эшмәкәрләргә грант ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә проекты гамәлгә ашырыла башлады. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет гамәлгә ашыра торган бу проект лизинг механизмы кулланып ярдәм итүне күздә тота. Узган ел йомгаклары “Лизинг-грант” программасының нәтиҗәлелеген раслаган. Быел аны дәвам итәргә булганнар. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстанда “Лизинг-грант” программасының яңа этабына старт бирелде. Киңәшмәдә узган елга йомгак ясалып, программаны быел гамәлгә ашырудагы бурычлар билгеләнде.

12
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның кеше хокуклары буенча аппараты коллективына яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте.

Ул - Сәрия Сабурская.

Моңа кадәр Сәрия Сабурская ТР Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш идарәсен җитәкләде.

9
июль, 2010 ел
җомга
Алабуга VIII Бөтенроссия авыл уеннарын үткәрергә әзер һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Виктор Зубковка белдерде.
Җәй коры килү сәбәпле, Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять гади түгел, әмма ил җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренә ярдәм итү чараларын эзли. Бу хакта бүген Алабугада узган киңәшмәдә беренче вице-премьер Виктор Зубков белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

8
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Мәгълүмат җәмгыятен үстерү буенча советның бүген Тверьда узган утырышында катнашты. Утырыш РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узды.

Совет әгъзалары мәгълүмат-коммуникация технологияләрен социаль өлкәдә куллану хакында фикерләште, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
ТР Президенты бүген Тверьга эш визиты кысаларында, вагон төзү заводының җитештерү цехларында булды. Татарстан башлыгы аерым алганда рам-кузов цехы, технологик җыю җиһазлары эше белән якыннан танышты, заводның әзер продукциясен карады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

7
июль, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында “РусГидро” ААҖ идарә рәисе Евгений Дод белән очрашты. Түбән Кама ГЭСын төзеп бетерү, сусаклагычтагы су биеклеген проект дәрәҗәсенә күтәрү- фикер алышуның төп темасы булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты киңәшчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. катнашкан.
Бүген Минзәләдә торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин иткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.

Анда ТР шәһәрләре һәм районнары башкарма комитеты җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International