ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2010 ел
җомга
Бүген, 26нчы март көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктату турындагы гаризасын кабул итте һәм республика Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы формалашканчыга кадәр эшне дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спорт, югары ирешүләр спорты, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрү буенча Совет утырышында катнаша.

Совет утырышы Сочида (Краснодар крае) узачак, аны Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрәчәк.
Тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.

Утырыш видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты. Хезмәт базарындагы вәзгыять һәм республикадагы эшсезләр санын киметү өчен үткәрелә торган чаралар белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова таныштырды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы төркеме президенты доктор Әхмәд Мөхәммәд Али белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Сүз Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру турында барды.
Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру турында килешү бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында имзаланды.

Документка кул кую вакыйгасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али катнашты.

25
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
"Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасының никадәр җаваплы булганын мин тулысынча аңлыйм. Ләкин шул ук вакытта мин Россия Федерациясе җитәкчелеге, республикабыз гражданнары һәм сез - минем коллегаларымның ярдәмен тоям", - диде бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Минтимер Шәймиев барлык Татарстан халкы һәм үз исеменнән Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе белән тәбрикләде.

"Татарстан кебек республиканың җитәкчесе булу - мәртәбәле, җаваплы эш, - диде тантанада Минтимер Шәймиев. - Рөстәм Миңнехановның тормыш тәҗрибәсе, эшли алу сәләте, компетентлыгы, кешелек сыйфатлары безнең Президентыбызның республика һәм Россия Федерациясе халкы мәнфәгатьләрендә уңышлы эшләячәгендә шик калдырмый".
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе уңаеннан котлауларын юллады.
Бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште.

Вазыйфага керешү тантанасы Татарстан башкаласы Казанда, Сәйдәшев ис. Зур концерт залында узды.

Тантанада Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулывәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Россия Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов, Ислам Конференциясе Оешмасы генераль сәркатибе Әкмаледдин Ихсаноглы, Төрекмәнстан, Казахстан, шулай ук, Согуд Гарәбстаны, Сингапур, Төркия, Иран делегацияләре дә катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Төрекмәнстан Мәҗлесе (Парламенты) рәисе Акҗа Нурбердыеваны кабул итте.

Төрекмәнстан белән Татарстанны ныклы һәм күптәнге сәүдә, икътисадый һәм мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли.

Әңгәмә барышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Татарстан белән хезмәттәшлеге тигез рәвештә үсүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International